Татарстанда бераз җылыта, әмма кабат яңгыр һәм җепшек кар көтелә
Новости

Татарстанда бераз җылыта, әмма кабат яңгыр һәм җепшек кар көтелә

Бүген, 10 майда, Татарстанда циклон йогынтысы белән дымлы, болытлы һәм аномаль салкын һава торышы саклана.

Әмма һава температурасы бераз күтәрелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава була. Төбәктә, шулай ук Казанда да яңгыр, җепшек кар көтелә. Җил көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 9-14 метр, вакыты белән 15-20 метрга һәм 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ».

Татарстанда һава температурасы +5..+10 градус (Татарстан башкаласында +6..+8 градус) фаразлана.

tatar-inform.tatar


Нет комментариев