Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Рус Кармәте авылында яшәүче Мөбарәкҗан Миннебаев яңа елның беренче көнендә туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Истәлекле туган көне белән аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин һәм Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров котладылар.

Юбиляр рәсми кунакларны күтәренке кәефтә һәм җилкәсендә попугай белән ишек төбендә үк каршы алды.

– Бу безнең Ричи, ул гаиләнең яраткан әгъзасы, бигрәк тә әтинең, ул безнең кулга ияләшкән, читлеккә япмыйбыз, хәтта ул аның белән йоклый да, – дип сөйләде юбилярның кызы Гөлкәй.

Мөбарәкҗан Харас улына кошчыкны буйсындыру авыр булмаган. Якташы Илнур Шакиров билгеләп үткәнчә, юбиляр гомер буе һәркем белән тату яши, тормышны ярата һәм вак-төяккә дә шатлана белә. Игелекле һәм мәрхәмәтле бллуы белән ул авыл халкының хөрмәтен генә түгел, ә биш оныгы һәм алты оныкчыгының чиксез мәхәббәтен дә яулаган.
Очрашкан вакытта аның елмаюлы йөзен күрү шулкадәр җылы һәм эчкерсез булды ки, безнең өчен ул күптәнге танышыбыз кебек тоелды.

– Сезне район җитәкчелеге исеменнән олуг юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәне буларак, сез аның икътисади үсешенә үз өлешегезне керттегез, – дип билгеләп үтте Илшат Моратшин.

Мөбарәкҗан Харас улы авыл хуҗалыгында 45 ел хезмәт куйган. Ул хезмәт биографиясен җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң туган «Восход» совхозында башлый. Ә инде армиядә машина йөртү һөнәрен үзләштерә һәм ул вакытта ТАССРның иң алдынгы хуҗалыклары арасында саналган совхозның җитештерү ихтыяҗларын тәэмин итеп, 35 ел район һәм республика юллары буйлап хәрәкәт итә. Ә дан һәм күрсәткечләрне хуҗалыкка Мөбарәкҗан Миннебаев кебек гади авыл хезмәтчәннәре тәэмин итә.

– Тормышта төрлесе булды, ул вакытта Кама аша күпер юк иде әле, язгы юлсызлыкка кадәр катнаш азык, туклыклы өстәмәләр һәм башка терлек азыклары запасларын тупларга тырышып, боз өстеннән йөрергә дә туры килә иде, ә эрегән су боз өстенә чыкан, куркыныч хәл килеп чыга калса, сикерү мөмкинлеге булсын өчен дип, машина ишеген ачып бара идек, – дип искә алып сөйләде ветеран.

Мөбарәкҗан Харас улы үзенең тормыш юлыннан җитди һәм кызыклы очракларны бәян итте, тормыш аны иркәләмәгәнен, әмма шулай да булганына канәгать булып матур яшәгәннәрен билгеләп үтте.

48 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак булган хатыны белән Миннебаевлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, бер кызы вафат булган. Ләкин бер-берсенең ярдәме белән гаилә югалту әчесен кичерә алган.

– Балаларым, оныкларым Һәм оныкчыкларым хакына шулкадәр еллар яшимдер инде, алар минем өчен яшәү мәгънәсе, – ди Мөбарәкҗан Харас улы.

Ә ветеранны котларга килгән җирлек башлыгы малай чагыннан ук юбилярның йөзендә һәрвакыт елмаю күрүен, аның беркайчан да беркемгә дә тавыш күтәрмәвен, һәрвакыт кешеләргә ярдәм кулы сузарга тырышуын искә төшереп сөйләде. Бүген дә бабакайны туган авылында бары тик яхшы яктан гына хәтерлиләр.

– Әти без, кызларына карата бик йомшак иде, ә улларын кирәк булган урында ачуланырга да мөмкин иде, әмма һәрвакыт сүз белән генә тәрбияләде, – ди ветеранның кызы Гөлкәй. – Ул беркайчан да тормыштан зарланмады, бик тыйнак кеше иде, хәтта эшчеләр өчен торак төзелгәндә дә, башкалар файдасына берничә тапкыр баш тартты. Һәм нәтиҗәдә, йортны үзе җиткерде.

Бүген юбиляр Аксубайда кызы йортында шундый ук хөрмәт, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән яши, туган һәр көнгә шатлана һәм тормышның чын бәясен белә. Һәм инде оныкларын тәрбияләшеп, аларга иң мөһим кыйммәтләр – тынычлык, хезмәт һәм игелек икәнлеге турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев