Көндез Татарстанда 25 градуска кадәр салкын сакланачак
Бүген Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак.
Төньяк һәм көнчыгыш районнарда көндез дә термометр баганасы -25 градуска җитәчәк. Бу хакта Гидрометүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән синоптиклар нульдән 23-28 градуска кадәр вәгъдә иттеләр, урыны белән һава температурасы -35 градуска кадәр төшәчәк.
Явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев