Якташлар барыннан да бигрәк Яңа ел бүләкләренә һәм өйдән посылкаларга шатланганнар
Яңа ел алдыннан махсус хәрби операция зонасыннан Аксубайдан гуманитар ярдәм илтүчеләр әйләнеп кайтты.
Алар район халкыннан гуманитар йөкне якташ яклаучыларга илтү буенча 27нче тапкыр игелекле миссия башкардылар.
Волонтерлар бөтен фронт чикләре буйлап узганнар, Херсон, Донецк, Луганск өлкәләрендә булганнар. Безнең сугышчыларга УАЗ һәм тагылма, мунча миче һәм буржуйка, дискларда 43 комплект резина, өч генератор, маскировка челтәрдәре, медикаментлар, азык-төлек, җылы киемнәр, бәйрәм яңа ел посылкалары, хатын-кыз волонтерлар тарафыннан җыелган һәм өйдән адреслы посылкалар алып бардылар.
–Сәфәр уңышлы булды. Гуманитар кәрван үз алдына куелган бурычларны үтәде. Донбасстагы һава торышы начар – сазлы, ачы җил һәм хәл киеренке булуга карамастан, барлык позицияләрдә дә безне күтәренке кәефтә каршыладылар – солдатның рухын сындырып булмый! Якташлар районның барлык халкына ярдәм һәм гуманитар йөк өчен зур рәхмәт белдерәләр, – ди волонтерлар төркеме җитәкчесе Анатолий Скворцов.
Гуманитар кәрван йөртүчеләре – сугышчыларны өй белән тоташтыручы чылбыр. Аларның күбесе хәрби операция башланганнан бирле инде дистәләрчә сәфәр кылдылар. Волонтерлар сафына чын күңелдән ярдәм итәргә теләүче районнан читтә яшәүче яңа кешеләр дә кушыла.
Бу юлы гуманитар йөк кәрванын Анатолий Скворцов, Алмаз Бакиров, Нияз Җиһангиров, Ленар Мингалиев, Сергей Иванов, Сергей Ипеев һәм Иван Калугин алып бардылар. Сергей Ипеев – Савгачта туган, Чаллыда яши һәм, Донбасска гуманитар ярдәм китерү өчен, үз “газелендә” барырга ризалашкан. Ә волонтер Иван Калугин махсус операция зонасына алтынчы тапкыр волонтер булып барды. 71 яшьлек Ваня абый районда аны күпләр шулай атый һәм белә, Түбән Новгородтан Аксубайга килә һәм егетләргә автомобильләрне ремонтлауда булыша. Ул башкача булдыра алмый, чөнки анда, алгы сызыкта аның “Калуга” һәм “Альмет” позывнойлы ике улы хезмәт итә, шуларның берсе Чечняны узган, ә икенчесе контракт төзегән һәм безнең район аша ирекле рәвештә киткән.
Бу юлы УАЗны егетләр Сергей Иванов, Ленар Мингалиев, Нияз Җиһангиров һәм Ваня абый ремонтладылар. Алар йокламыйча һәм ашамыйча-эчмичә диярлек машинаны ике атна эчендә, алгы сызыкта сынатмаслык итеп әзерләделәр. Һәм юлга алып чыгып киткәнче, аны район чигендә һәм ерак юлда сынап карадылар.
Волонтерлар кайткач алар белән Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов очрашты, кәрванны йөртүчеләргә гуманитар йөкне алып барып тапшырган өчен рәхмәт белдерде.
– Барлык битараф булмаган аксубайларга, волонтерлык хәрәкәтләренә, предприятиеләр һәм учреждениеләр коллективларына, шулай ук авыл җирлекләренә 27нче гуманитар йөкне җибәрүгә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Җиңү безнең якта булачак! – дип белдерде Алмаз Мингулов ВКдагы үз битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев