Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Новости

Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды

РайондаТатарстан Республикасында “Россиянең Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы тәмамланды

Осталык бәйгесендә 3 нче Аксубай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Людмила Водышева җиңү яулады.

В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Архипова, Иске Ильдеряк урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Нырова бәйге призерлары дип танылдылар.

Лауреатлар исеменә В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Валентина Михайлова һәм Емелькино урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ирина Шигапова лаек булды. «Һөнәргә тугрылык» һәм «Педагогик өмет» номинацияләрендә Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Гөлшат Гафиятуллина һәм Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Олеся Кириллова җиңүчеләр булдылар.

Людмила Водышева һәм Ольга Архипова 2024 елның февраль башында узачак зональ этапта Аксубай районы исеменнән чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев