Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Новости

Беренче гыйнвар көнне Иске Савруш авылыннан Трофимовлар гаиләсендә бәйрәм булды

Бу көнне гаилә ел саен нәселгә нигез салучы күп балалы әни, әби, дәү әни Перасковья Ермолаевнаны хөрмәтли.

Быел гыйнварның беренче көне аеруча истәлекле – әбекәйгә 90 яшь тулды.

Тантана сәбәпчесен юбилее белән, бүгенге көндә Перасковья Ермолаевна кызы – Алевтина гаиләсе белән бергә яшәгән Яңа Александровка авылында барлык туганнары һәм рәсми кунаклар җыелып котладылар.

Юбилярны котларга Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин һәм районның финанс бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова килде.

– Сез гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйгансыз. Бу авыр хезмәтне бары тик эш сөючән, сабыр, түзем кешеләр генә башкара ала, – диде Ольга Петровна, юбилярга һәм аның якыннарына сәламәтлек теләп.

Кунаклар юбилярның гадәти булмаган исеме белән дә кызыксындылар. Ә юбилярның туган көне, чынлыкта, 18 декабрьдә булып чыкты. Ләкин узган елларда моңа әллә ни әһәмият бирмәгәннәр, баланы еш кына туу турындагы таныклыкны рәсмиләштерү көнендә генә теркәгәннәр. Шулай итеп, әбекәйнең туган көнен яңа елның беренче көнендә бәйрәм иткәннәр.

Юбилярга район җитәкчелеге һәм райондашлар исеменнән иң җылы котлаулар һәм теләкләр юлланды, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды.

– Без гаиләдә бишәү, тугыз онык, 13 оныкчыгыбыз бар. Безнең әни гомер буе Куйбышев исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшләде. Ә пенсиягә чыгар алдыннан сыер савучы булып хезмәт куйды, без аңа булыша, аның белән сыер саварга чиратлашып йөри идек, – дип искә алды юбилярның кызы Татьяна Аркадьевна.

Юбиляр Атлашкино поселогында туып- үскән, мәктәптән соң Иваново шәһәренә киткән, анда маляр эшенә өйрәнгән һәм төзелештә эшләгән. Кече ватанында чираттагы ял вакытында ул булачак ирен – әле яңа гына алты ел Тын океан флотында хезмәт итеп кайткан озын буйлы диңгезче Аркадий Трофимовны очрата. Яшьләр өйләнешәләр һәм иренең туган ягында – Иске Саврушта яши башлыйлар. Бер-бер артлы балалары – ике малай һәм өч кыз дөньяга килә.
Кыенлыкларга карамастан, Трофимовлар балаларын белемле итәргә тырышалар. Өлкән кызы Татьяна – педагог, Алевтина һәм Валентина – медицина хезмәткәрләре. Улы Владимир Түбән Камада – химкомбинатта, ә Федор “КамАЗ” автозаводында эшли.

Әнисе турында кайгыртуны Алевтина үз өстенә алган. Ул Аксубай үзәк хастаханәсендә ашыгыч ярдәм станциясендә шәфкать туташы булып эшли. Ул пандемия чорында әнисен үзе янына Яңа Александровкага алып киткән һәм аңа кадер-хөрмәт күрсәтеп яши. Юбилярның балалары Иске Савруштагы туган нигезләрен дә ташламыйлар, ул элеккечә күңелгә якын урын булып кала һәм җәйге чорда бирегә балалары, оныклары кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев