Аксубайлылар Таш чокырдагы купельгә чума алалар
Елның бу вакыты өчен аномаль җылы һава торышы һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, бәкедә коену рөхсәт ителми.
Изге суга Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең «Таш чокыр» чишмәсендә чумарга мөмкин булачак. Изгеләндерү тантанасы бүген, 18 гыйнварда 20:00 сәгатьтә узачак.
Суны изгеләндерүнең төп йолалары 18 һәм 19 гыйнвар иртәләрендә изге Феодосий Тотемский исемендәге Аксубай чиркәвендә узачак. Чиркәүдә аруландырылган суны 26 гыйнварга кадәр алырга мөмкин булачак.
Исегездә тотыгыз! Махсус әзерләнгән урыннарда гына суга чумарга рөхсәт ителә! Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев