Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Аксубайлылар яңа 2024 елны каршы алдылар

Аксубайның үзәк мәйданында «Яңа ел серпантины» бәйрәм кичәсе узды

Узып баручы елның соңгы кичендә төп чыршы янындагы үзәк мәйданда йөзләгән аксубайлы һәм район кунаклары җыелды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең әкият персонажлары, ел символы 2024, Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызы, үзешчән артистлар белән әзерләгән концерт программасы тамашачыларга яңа ел кәефе бүләк итте. Олылар янәшәсендә балалар да шатланды, алар тауда шудылар, уйнадылар.

Тантанада катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы Камил Гилманов котлады.

– Узып баручы ел безнең өчен җиңел булмады, шулай да район чәчәк ата, – диде ул. – Илдә хәрби махсус операция бара, анда безнең районнан йөз алтмыштан артык ир-егет катнаша, алар арасында Ватаныбыз киләчәге хакына гомерләрен биргән батыр сугышчылар да бар һәм без алар турындагы хәтерне хөрмәтләп саклаячакбыз. Республика, халык алдындагы барлык йөкләмәләр үтәлде. Авыл хуҗалыгында, төзелештә, мәгарифтә, мәдәнияттә күп эшләр башкарылды. Район җитәкчесе хезмәтләре өчен барысына да, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерларга да рәхмәт белдерде. Ул район халкына киләсе елда иминлек, сәламәтлек, бәхет теләде. Ул шулай ук җыелучыларга республика Рәисеннән котлау сүзләрен һәм ихлас теләкләр җиткерде.

Узып баручы ел азагында Камил Гилманов Яңа ел алдыннан кешеләргә бәйрәм кәефе бүләк итеп, үз предприятиеләрен, оешмаларын, авыл җирлекләрен бизәгән коллективларны билгеләп үтте.

Бу юлы район башлыгының Мактау грамоталарына һәм Яңа елга әзерлек буенча иң яхшы бизәлешкә конкурс йомгаклары буенча район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре арасында акчалата премияләргә лаек булдылар: Аксубай универсаль технологияләр техникумы – беренче урын өчен, «Нежность» КЦСОН – икенче урын өчен һәм район мәдәният йорты – өченче урын өчен.

Районның гомуми белем бирү учреждениеләре арасында номинациядә беренче урынны – Иске Ильдеряк урта мәктәбенә, икенче урынны – 3 нче Аксубай урта мәктәбенә, өченче урынны Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбенә бирделәр.

Районның мәктәпкәчә учреждениеләре арасында шул исәптән башлангыч мәктәп-балалар бакчасы номинациясендә төп призга Түбән Баланда башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы лаек булды. Бәяләү комиссиясе икенче урынны Урмандеево балалар бакчасы-башлангыч мәктәпкә, өченче урынны Иске Ильдеряк балалар бакчасына бирде.

Яңа ел бизәлеше буенча авыл җирлекләре арасында беренче урынны – Иске Ильдеряк, икенче урынны – Мюд һәм өченче урынны Кәкре Күл муниципаль берәмлекләре алды. Бу номинациядә Гран-прины Урмандеево авыл җирлеге яулады.
Авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары арасында номинациядә: I урын – Сидул-Ерыклы авыл клубына, II урын – Иске Кармәт мәдәният йортына, III урын Иске Ибрай мәдәният йортына бирелде.

Район башлыгының Рәхмәт хатларын волонтерлар: Марина Мельникова, Татьяна Краснова, Светлана Мясникова, Валентина Селезнева, Валентина Яругина, Елена Мельникова, Галина Мясникова, Рәмзия Сөнгатуллина, Владимир Казаков һәм Алексей Макаров алды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән ирекле халык дружинасының иң актив катнашучыларын бүләкләделәр. Алар – Рәзилә Хәмитова, Фоат Абдуллин, Николай Камбулов, Сергей Чеверикин.

Бүләкләү тантанасы җыелучыларның алкышлары астында узды. Импровизацияләнгән сәхнәдән котлау һәм изге теләкләр яңгырады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев