Аксубайда Халыклар бердәмлеге көне алдыннан СВО сугышчыларына ярдәмгә 100 мең сумнан артык акча җыелды
Район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган һәм махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга ярдәм йөзеннән «Россия көче – бердәмлектә» дип аталган хәйрия концерты булды.
Кичәнең мәдәни программасы яшь рәссам Елена-Алена Сухалованың «Минем гаиләм – минем байлыгым» күргәзмәсе белән танышудан гыйбарәт иде. Автор кунакларга үзенең иҗаты турында сөйләде, картиналары белән таныштырды. Талантлы башкарылган эшләр сәнгать сөючеләрдә зур кызыксыну уятты.
Мәдәният йорты фойесында «Великая Россия – единая страна/ Бөек Россия – бердәм ил» китапханә мәйданчыгы оештырылган иде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар, «Народов много – Родина одна /Халыклар күп – Ватаныбыз бер» интерактив викторинасы үткәрделәр, анда катнашучыларга әлеге бәйрәмнең тарихы белән бәйле ребусларны чишәргә тәкъдим иттеләр. Кичәдә катнашучылар игътибарына туган якны өйрәнү музее милли бизәкләрне машина белән чигү ысулларын тәкъдим итте. Фойеда тамашачыларны шулай ук атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле каршы алды.
Тамашачыларга котлау сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.
– Без бик матур районда яшибез, монда бик тырыш халык – диде ул. – Биредә үз традицияләре булган төрле дин, милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Иң мөһиме, без бу мирасны саклыйбыз һәм башка буыннарга тапшырырга тырышабыз.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе ассызыклаганча, республикада һәм районда дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен шартлар тудырыла. Ул махсус хәрби операциядә үз бурычларын үтәүче якташларга ярдәм итү буенча барлык чараларда һәм хәйрия акцияләрендә катнашучы волонтерларга һәм битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерде.
Җыелучыларны Халыклар бердәмлеге көне белән Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев һәм район имам-мөхтәсибе урынбасары Равил хәзрәт Камалетдинов чын күңелдән котладылар. Руханилар бәйрәмнең әһәмияте турында сөйләделәр, дәүләткә куркыныч янаганда, төрле милләт, төрле дин вәкилләре берләшеп, дошманны җиңделәр, дип билгеләп үттеләр. Безнең күп милләтле, күп динле республикабызда кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итеп, уртак максатлар һәм мәнфәгатьләр белән берләшеп, дус яшәве бик мөһим һәм кыйммәт. Чыгыш ясаучылар кичәдә катнашучыларга иң җылы, якты теләкләрен җиткерделәр. Сәхнәдә районның иң яхшы башкаручылары чыгыш ясады.
Район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, Иске Кыязлы, Иске Тимошкино, Беловка авыл мәдәният йортлары коллективлары тамашачыларга үзләренең музыкаль һәм хореографик номерларын бүләк иттеләр. Рус, татар, чуаш җырлары, мавыктыргыч биюләр башкарылды. Программа дәвамында котлау сүзләре, изге теләкләр яңгырады.
Кичә ахырында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясенә йомгак ясалды, аның барышында район мәдәният йорты һәм авыл мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре 30250 сум җыйдылар һәм хәйрия концертыннан 97580 сум акча җыелды. Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева җыелган бөтен сумманы район волонтерларына тапшырды. Акциядә һәм концертта катнашучыларга волонтерлар Александр Убейкин, Анатолий Скворцов һәм Галина Киселева рәхмәт белдерделәр. Әлеге акчалар безнең сугышчылар өчен җылы киемнәр тегү өчен тукымалар һәм маскировка челтәрләре өчен материал сатып алуга тотылачак.
Бу кичне концертка килә алмаганнар һәм районнан читтә яшәүчеләр өчен безнең редакция концертны “Сельская новь” ВК төркемендә туры эфирда күрсәтте – чыгышны өч меңгә якын кеше карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев