Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Аксубай ветераннарын яңа ел белән котладылар

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында яңа ел бәйрәме узды.

Социаль учреждение белгечләре яңа елны кызыклы, күңелле итеп уздырырга тырыштылар. Ветераннарны интернат-йорт директоры Надежда Никитина җылы котлады, изге теләкләрен җиткерде. Җәмәгать эшендә иң актив катнашучылар тантаналы шартларда грамоталар һәм бүләкләр алдылар.

Бәйрәм программасын якты музыкаль номерлар дәвам итте. Әкият персонажлары (учреждение хезмәткәрләре) белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән, конкурслар, шигырьләр, җырлар һәм биюләр бик күп шатлыклы хис-кичерешләр алып килде. Кыш бабай белән Кар кызы һәркайсына татлы бүләк тапшырдылар.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев