Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Новости

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә кар чистартырга 7 берәмлек техника чыкты

Тәүлек эчендә Аксубай районында 5,8 миллиметр калынлыгында кар яуды.

Иртәнге 5.00 сәгатьтән 7 махсуслаштырылган техника урамнарга чыкты.

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров, беренче чиратта, халык һәм транспорт өчен имин хәрәкәт итүне тәэмин итү өчен, үзәк урамнарны чистартуга игътибар бирелә, көн дәвамында балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм оешмаларга керү юлларын, парковка урыннарын чистартачаклар, дип билгеләп үтте.

Башкарма комитет вәзгыятьне мониторинглауны дәвам итәчәк һәм кирәк булганда нәтиҗәле эшләү өчен өстәмә ресурслар җәлеп итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев