Аксубай районының авыл мәктәбе укучылары «Обелиск» акциясе үткәрделәр
Акцияне «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары инициативасы белән оештырдылар
Кышкы каникуллар алдыннан Иске Ильдеряк мәктәбендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызга куелган һәйкәл территориясе кардан чистартылды.
Инициативаны, директор киңәшчесе Марина Пикалова сүзләренчә, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары күрсәткән.
– Балалар фикеренчә, истәлекле урыннарны төзекләндерү – аларның бурычы һәм бу алар Ватанны саклаганда һәлак булган якташларына рәхмәтләрен җиткерә ала торган эшләрнең бик аз өлеше генә, – ди тәрбия буенча директор ярдәмчесе. – Һәм бу безне, педагогларны шатландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев