Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Новости

Аксубай муниципал-шахматчылары спартакиаданың көмеш призерлары булдылар

Аксубай районы командасы шахмат буенча муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы зачетында республика ярышларында икенче урынны алды.

Берничә ел дәвамында район данын муниципаль хезмәткәрләр арасында шахмат буенча республика турнирында баш белгеч – балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Марат Сафин һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина яклап килә. Һәм һәрвакыт – уңышлы. Быел да Марат Сафин һәм Энҗе Хөснуллина составындагы команда югары нәтиҗәгә иреште. Уен нәтиҗәләре буенча икенче урын бирелде. Күптән түгел узган сессиядә шахматчылар лаеклы бүләкләр алды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов Марат Сафинга һәм Энҗе Хөснуллинага Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы дипломнарын, көмеш медальләр һәм кубок тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев