Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Новости

Аксубай мәктәбендә илебез тыюлыкларына багышланган чара узды

В.Г. Тимирясов исемендәге мәктәп активистлары тыюлыкларга һәм Россиянең Милли паркларына багышланган викторина оештырдылар.

11 гыйнвар – махсус саклана торган территорияләр – Тыюлыклар һәм милли парклар көне.

Чараны оештыручылар – өлкән сыйныф укучылары, чарада катнашучыларга табигый шартларда яшәүче үсемлекләр һәм хайваннарның уникаль төрләре турында сөйләделәр.

–Бу урыннарда кеше табигатьнең табигый агышына тыкшынмый, аны күзәтә һәм өйрәнә генә. Тыюлыклар һәм милли парклар илебезнең биотөрлелеген һәм экологик ресурсларын сакларга ярдәм итә, – дип билгеләп үттеләр балалар.

Аннары алар беренче сыйныф укучылары өчен осталык дәресе оештырдылар, дәрес вакытында кәгазьдән карабүрекләр ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев