Аксубай балалары төп чыршы янында күңел ачтылар һәм яңа ел бүләкләре алдылар
Алена Мортазина җитәкчелегендәге “Игелек берлеге” тәрбиягә алган гаиләләр клубы опека бүлеге һәм үзәк китапханә белән берлектә үзәк чыршы янында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрделәр.
Тантананың программасы бай һәм кызыклы иде. Тәрбиягә алган гаиләләрдәге балалар янына алар китапларда кызыксынып укыган һәм телевизордан караган әкият персонажлары килде. Әкият һәм мультфильмнар геройлары балалар белән хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, интеллектуаль викторина үткәрделәр.
Кыш бабай белән Кар кызы балаларны Яңа ел белән котладылар. Балалар яңа ел турында шигырьләр укыдылар, иң яхшы теләкләр белдерделәр һәм бүләкләр алдылар. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачтылар, чыршы янында очрашуга барысы да шат иде, чөнки мондый бәйрәм елына бер генә тапкыр була бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев