Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Төп мәйданда – Сабан туе һәм Уяв

Районның төп мәйданында район тарихында беренче тапкыр ике милли бәйрәм - Сабан туе һәм Уяв бер көнне үтте. Һәм бу безнең халыкның ни дәрәҗәдә дус, борынгы ике бәйрәмнең йолалары һәм тамырлары ни дәрәҗәдә ныклы булуын тагын бер кат исбатлады. Сабан туе мәйданы һәркемгә ачык Сабан туен, илләргә тынычлык, иминлек, басу-кырларның...

Районның төп мәйданында район тарихында беренче тапкыр ике милли бәйрәм - Сабан туе һәм Уяв бер көнне үтте.
Һәм бу безнең халыкның ни дәрәҗәдә дус, борынгы ике бәйрәмнең йолалары һәм тамырлары ни дәрәҗәдә ныклы булуын тагын бер кат исбатлады.
Сабан туе мәйданы һәркемгә ачык
Сабан туен, илләргә тынычлык, иминлек, басу-кырларның мул уңыш бирүен теләп, районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров ачты.
Сабан туе татар халкының милли бәйрәме саналса да, Аксубай районында аның милләте юк, ул күптән инде бөтенхалык бәйрәменә әверелгән, барлык район халкы һәм кайткан кунаклар өчен иң яраткан, шаян, юмарт бәйрәмгә әверелде. Мәртәбәле кунакларны Сабан туенда татарларга хас кунакчыллык, чуашларга хас юмартлык һәм рус халкына хас сөенеч белән каршы алдылар. Кунаклар ипи-тоздан, чәк-чәктән, куастан авыз иттеләр. Борынгыдан башлангыч алган сөлге җыю йоласы, районда эшләп килгән рус, татар, чуаш милли үзәкләре, Мәдәният йорты һәм Балалар сәнгать мәктәбенең хореография ансамбльләре катнашындагы Сабантуй тамашасы ямь өстенә ямь булды. Милли костюмнар, биючеләрнең хәрәкәте күз явын алырлык иде. Алар уртак әйлән-бәйләнгә берләшеп, кунакларны чишмә суы белән сыйлап, мәйдан буенча җәелделәр һәм шул күренеш белән халыклар дуслыгын тасвирладылар.
Барлык кунаклар да - безгә
Аксубай районы күпсанлы кунакларны үзенә җыйды. Бәйрәмгә депутатлар да, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә килде - РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин һәм Ольга Павлова, Чуашстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Валерий Филимонов, ТР Дәүләт Советы депутаты, экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев, яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов, Чуашстан Республикасының мәдәният министры Константин Яковлев, ТР Дәүләт Думасы депутатлары Рәис Сөләйманов, Шамил Яһудин, Чуашстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Чуаш конгрессы президенты Николай Угаслов, Чуашстаннан, Димитровградтан делегацияләр, Аксубай районында туып үскән якташларыбыз, районның Мактаулы граҗданнары һәм ветераннар.
- Борынгы Сабан туе һәм Уяв табигатьнең җанлануын, йолаларның байлыгын, кунакчыллыкны, игенчеләр хезмәтенә һәм мул уңышлы Җир-Анага дан җырлауны үз эченә ала. Бу ике бәйрәм һәрвакытта да көтеп алынган сөенечле вакыйга булып торды һәм шулай булып калачак та, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, кыр хезмәтчәннәрен, аксубайлыларны һәм мәйдан кунакларын бәйрәм белән котлап. - Авыл хуҗалыгы предприятиеләре йөзләгән кешенең тырышлыгы таләп ителгән булачак уңышка нигез салып, чәчү кампаниясен вакытында тәмамладылар.
Таһир Һадиев тантанада катнашучыларны, район халкын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде. РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин һәм Ольга Павлова, якташларыбыз - яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов, Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров, Димитровград һәм Чуашстаннан килгән делегация вәкилләре дә аксубайлыларга котлауларын җиткерделәр.
Аксубайлылар ел саен Димитровградта Сабан туе оештыралар - шул уңайдан димитровградлылар бәйрәм оештыруга үз өлешләрен керткән Балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Римма Рыбинага һәм Яңа Үзи авыл мәдәният йорты директоры Алим Идиятуллинга Мактау грамоталары тапшырдылар.
Районда туып-үскән шәхесләр дә бүләкләр белән килгәннәр. Аларның кече ватаннарына булышлык күрсәтүләре рәхмәт сүзләренә лаек. Равил Кузюров район халкын бәйрәм белән котлап җылы теләкләрен җиткереп кенә калмады, Аксубай мәчетенә һәм чиркәүгә, шулай ук үзе белем алган мәктәп - Аксубай лицеена (гимназия) 100 мең сумга акча сетификатлары тапшырды. Кунакларның күпчелеге, шул исәптән нефть компанияләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре милли бәйрәмнәрне үткәрүдә иганәче ярдәме күрсәттеләр.
Спортчылар парады
Аксубай районы үзенең спорт өлкәсендәге казанышлары белән дан тота.
Күркәм йола буларак мәйданнан спортчылар парады үтте - мәйдан буйлап районга спорт өлкәсендә уңышлар алып килгән иң яхшы волейболчылар, бадминтончылар, чаңгычылар, самбочылар, дзюдочылар, футболчылар, хоккейчылар, баскетболчылар атлады. Парадны Татарстанның физик культура отличнигы - яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов җитәкләде. Спортчылар белән бергә парадта аларны уңышларга, җиңүләргә рухландырган тренерлар - Рәис Бикушев, Владимир Альметкин, Владимир Кожеманов, Ольга Васильева, Анфиса Ишметова, Александр Скворцов, Җәмил Сәйфуллин, Минзөфәр Мөдәрисов, Геннадий Леонтьев, Рәис Бикулов, Фәрхат Гайнуллин, Валерий Павлов, Михаил Федоров, Яков Крюков та атлады.
Хезмәтенә күрә бүләге дә
Үзләренең көндәлек фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән районның авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә өлеш керткән алдынгы кыр һәм ферма хезмәтчәннәре - авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, алдынгы механизаторлар, шоферлар, агрономнар, терлекчеләр Сабан туе мәйданында төп урынны биләделәр.
Сабан туе - 2017 әләмен күтәрү бәйрәмнең тантаналы мизгеленә әверелде. Быел бу мактаулы хокукка механизаторлар Рәфис Гыйззәтуллин ("Аксу Агро" АФ) һәм Алексей Илендеев ("Аксубай" агрофирмасы) ия булдылар.
Мәйдан үзәгенә чакырылган кыр батырлары, уңган терлекчеләр адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Гади эшчеләр - районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре бу бәйрәмгә тулысынча лаек, аларның исемнәрен атап үтү урынлы булыр. Болар - механизаторлар һәм терлекчеләр Гомәр Гелметдинов, Алексей Илендеев, Александр Марков, Николай Бобов, Николай Симаков, Рәмис Хөснетдинов, Надежда Ильдимирова, Мария Пискарева, Полина Удиярова, Рифкат Сөләйманов, Рәфис Гыйззәтуллин, Илнар Җәмалетдинов, Николай Никоноров, Сергей Енизеркин, Рәмия Хамәтшина, Анатолий Турлуков, Геннадий Матюшкин, Тәлгат Натиев, Геннадий Расщупкин, Равил Җиһаншин, Рәхимҗан Мифтәхов, Илшат Гафиятов, Илфаит Галлямов, Владимир Тихонов, баш агроном Фәнис Хәмидуллин һәм баш агроном Илгизәр Зәйнуллин. Мәйданда шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен дә хөрмәтләделәр. Аларның белеп һәм оста эш итүе нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы тармагы уңышлы үсә. Болар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, Әхнәф Сөниев ("Аксубай" агрофирмасы), Солтан Шәйхуллин ("Аксу Агро"), Иван Шугаев ("Актай"), Анатолий Савинов ("Аксубайсервис"), Җәмил Сөләйманов), ("Сөлчә"), Алексей Чукин ("Колос"), Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюпов, УСХиПның кадрлар мәсьәләләре буенча консультанты Гөлнур Кәлимуллина, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин, КФХ башлыклары - Валентина Гришокова һәм Гайфетдин Сыраев. Һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе ирешкән уңышларда җитәкчеләр белән берлектә башкарма директорлар һәм агрофирма бүлекчәләре җитәкчеләре Владимир Дмитриев, Газыйм Шәрапов, Минәхмәт Габитов, Фәнис Минеголов, Владимир Айдовның да хезмәт өлеше бар. Район башлыгы Камил Гилманов һәм УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов алдынгы хезмәтчәннәргә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан, район башлыгыннан Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Районның тагын дүрт кешесе - Рузилә Бәширова, Госман Билалов, рәссам-бизәүче Җәмил Гайфуллин, нефтьче Айрат Гафиятуллин социаль-икътисади үсешкә саллы өлеш керткәннәре өчен бүләкләргә ия булдылар.
Милли ишегаллары
Сабан туеның төп мәйданыннан бераз гына читтәрәк милли культураларның традицион шәһәрчеге урын алды. Монда рус, татар, чуаш җырлары яңгырады, һәр биләмә хуҗасы кунакларны милли ашлардан авыз итәргә һәм яраткан көйләр астында рәхәтләнеп биеп алырга чакырды.
Халык һөнәрчелеген тәкъдим итү үзәкләрнең төп үзенчәлегенә әверелде.
Ат тояклары тавышы астында
Сабантуй ипподромы ат спортын үз итүчеләрне үзенә җыйды. Ат чабышлары, милли көрәш белән беррәттән, һәрвакытта да Сабан туеның төп бизәге булып саналды. Бу - халык яратып күзәтә торган көч сынашулар. Күпләр ипподромга нәкъ менә Аксубай районы чабышкылары өчен җан атар өчен киләләр дә инде.
Бу юлы да аксубайлылар сынатмадылар.
Батырның исеме билгеле булды
Көрәшчеләр көч сынашкан келәмдә көчле бил алышулар барды. Сабан туе батыры исемен алу өчен биредә узган елларда батыр калган көчле көрәшчеләр дә, яңа келәмгә чыкканнар да бил алышты.
Быел да, көндәшләренә җиңүгә бернинди шанс тудырмыйча, дүртенче тапкыр Сабан туеның төп батыры булып Илсур Сафин калды.
Мәдәниятнең энҗе бөртеге булган "Уяв"
Сабан туен традицион чуаш бәйрәме Уяв дәвам итте.
Район башлыгы районда яшәүче барлык чуаш халкын һәм килгән кунакларны якты Уяв бәйрәме белән ихластан котлады. Дәрәҗәле кунаклар да тәбрикләү сүзләрен яңгыраттылар.
- Сезгә Чуашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев һәм барлык чуаш җөмһүрияте халкыннан зур сәламнәр һәм чын йөрәктән чыккан котлау сүзләре җиткерәсем килә, - диде, бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ЧР Дәүләт Советы Рәисе Валерий Филимонов. - Бүгенгене һәм киләчәкне без бергә төзибез! Безнең элемтәләр торган саен ныгый гына бара.
- Сәламәтлек, иминлек сезгә, кадерле якташлар, - дигән теләкләрен җиткереп сәламләде аксубайлыларны Чуашстан Республикасының мәдәният, милләтләр һәм архив эшләре министры Константин Яковлев.
Ул район Мәдәният йорты режиссеры Татьяна Абаськинага, Аксубай җирлекара китапханәләр системасының балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдовага Чуашстан Республикасының Мәдәният, милләтләр һәм архив эшләре министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Дөньядагы барлык чуаш халкыннан зур сәламнәр. Безнең халык һәрвакыт бердәм булган, бергәләп хезмәт куйган, дус яшәгән, - дип билгеләп үтте Чуаш милли конгрессы президенты Николай Угаслов.
Бәйрәмгә килгән халыкның көчле алкышлары астында ул Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьминга, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаевка, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степановка "Чуаш халкы алдындагы хезмәтләре өчен" грамоталары тапшырды. Кунаклар әлеге көн истәлеге итеп район башлыгыннан бүләккә чуаш сөлгеләре алдылар.
Мәдәни программаны Яр Чаллыдан килгән "Ласточка" фольклор халык коллективы чыгышы ачты. Мәйдан буенча чуаш көйләре агылды. Кунаклар табигать, туганнар белән очрашу темасына җырлар башкардылар.
Бәйрәм мәйданчыгында кулларына чигелгән сөлгеләр тоткан кызлар пәйда булды, алар үзәктә торган баганага сөлгеләр бәйләү йоласын чагылдырган бию башкардылар.
Тамашачылар әлеге күренешне тын да алмый күзәттеләр. Һәм менә традицион чуаш әйлән-бәйләне колач алды. Бу чынлап та бәйрәмнең бик күркәм, якты һәм эмоциональ элементы. Әйлән-бәйлән җырлары яңгырады, ул Уяв бәйрәменә килүчеләрне үзенә җәлеп итеп, әйләнгән саен зурая барды.
Иң матур чуаш гүзәле бәйгесендә катнашкан кызлар трибунада утырган кунакларны әйлән-бәйләндә катнашырга чакырдылар. Бу әйлән-бәйлән Уявны озату белән тәмамланды. Уявны каршы алу һәм озату һәр чуаш авылына хас күркәм гадәт. Ә үзәк сәхнәне район ансамбльләре, кунаклар һәм җырчылар яулап алды.
Чуаш гүзәле
"Уяв" бәйрәме кысаларында "Аксу Уяв пики - 2017" матурлык һәм талант район бәйгесе үтте.
Чуаш милли үзәге сәхнәсендә иң гүзәл чуаш кызы исемен алуга чын иҗади көч сынашулар үтте. Берсеннән-берсе чибәр кызлар үзләренең сәхнә, иҗат һәм аш-су осталыкларын күрсәтергә тиеш булдылар. Кызларның барысы да сайлап алган кебек, зифа буйлы, чибәр, ягымлылар иде. Составында дәрәҗәле кунаклар - безнең һәм Чуашстанның мәдәният, җәмәгатьчелек вәкилләре эшләгән мәртәбәле жюри кызларның осталыгына бәя бирде.
Бәйге дулкынландыргыч мохиттә үтте. Кызлар жюри игътибарына төрле ризыклар тәкъдим иттеләр, үзләре турында сөйләделәр, иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар, биюләр күрсәттеләр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар исә аларның һәркайсы өчен җан аттылар.
Дулкынландыргыч мизгел - нәтиҗә чыгару вакыты җитте. Район башлыгы Камил Гилманов көчле алкышлар астында "Аксу Уяв пики - 2017" бәйгесе җиңүчесен игълан итте - әлеге исемгә Беловкадан Алена Бульбова лаек булды. Иске Ильдеряктән Ангелина Кузнецова - "Матур пике" номинациясе иясе булды. "Сар пике" номинациясендә Савгачтан Альбина Никифорова җиңү яулады. Бәйге җиңүчесе һәм номинацияләрдә призлы урыннар алучы кызлар Дипломнар, призлар һәм кулдан эшләнгән кыйммәтле бүләкләр алдылар.
- Аксубай районында шундый талантлы кызларның булуы халыкның киләчәге ышанычлы кулларда икәнлеге хакында сөйли, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында "Татарстанның чуаш гүзәле" матурлык һәм талантлар Республика бәйгесе директоры Сильвия Чаркина. Кызларны бәйгегә әзерләгән кешеләр бүләкләр алдылар. Бәйгене оештыручыларның берсе, якташыбыз Вера Юнысова җиңүче кызларны ихластан тәбрикләде. Ул районда милли мәдәниятне үстерүгә үзләреннән саллы өлеш кертүчеләргә күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде. Милли йолаларны, халыклар мәдәниятен саклаган һәм "Уяв" бәйрәмен үткәрүгә үз өлешләрен керткәннәре өчен Евгения Кожеманова, Татьяна Артамонова, Надежда Мишина, Александр Майоров, Вера Охотникова, Василий Тимофеев, Антонина Артамонова, Вера Уканеева, Вера Кондюкова һәм башкалар. Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр алдылар. "Чуаш гүзәле" Республика бәйгесе директоры Сильвия Чаркина, Чуашстан Республикасының мәдәният, милләтләр һәм архив эшләре буенча министры Константин Яковлев, Анатолий Самаренкин һәм Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Спорт ярышлары бер үк вакытта берничә мәйданчыкта үтте. Бу хакта гәзитнең киләсе саныда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев