Пумала һәм рәссамның күңеле – аерылгысыз
Туган якны өйрәнү музеенда Лидия Третьякның " Мин иҗатсыз яши алмыйм" дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды. Чара бернинди купшылыксыз гади һәм ихлас килеп чыкты. Рәссам фотографияләргә карап картиналар ясавы белән бүлеште. Күргәзмәгә килүчеләр, аның һәр картинасы ул күчермә түгел, ә авторның күңел көзгесе булуын билгеләп үттеләр. Хәер беренче укытучы, остаз,...
Туган якны өйрәнү музеенда Лидия Третьякның " Мин иҗатсыз яши алмыйм" дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды.
Чара бернинди купшылыксыз гади һәм ихлас килеп чыкты. Рәссам фотографияләргә карап картиналар ясавы белән бүлеште. Күргәзмәгә килүчеләр, аның һәр картинасы ул күчермә түгел, ә авторның күңел көзгесе булуын билгеләп үттеләр. Хәер беренче укытучы, остаз, талантлы җитәкче буларак, Лидия Георгиевнаның күңеле - ул һәр кеше өчен аерым. Үзвакытында ул Түбән Баланда мәктәбендә балаларга белем бирә, рус фольклорын яңартып җибәрә, шулай ук районның мәдәният тормышын да җитәкләде, "Буратино" балалар бакчасы мөдире булып эшләде.
Музей директоры Әлфия Нурхамәтова рәссамны тәкъдим итеп, картиналар авторының күпкырлы шәхес булуы хакында сөйләде, аңа Туфан Миңнуллин имзасы куелган китап, ак чәчәкләр букеты һәм хезмәттәшлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Күргәзмәдә өлкән буын вәкилләре билгеләп үткәнчә, бөтен җирдә дә аның иҗат белән янып яшәве, әйләнә-тирәдәге бар нәрсәне ямьләндерү теләге сизелеп торды. Ә лаеклы ялга чыкканнан соң аның күңеле шигырьләр һәм картиналар иҗат итүдән тәм тапты. Алар беркемне дә битараф калдыра алмый.
Ай яктысында үзенә күрә бер сихерлелек тудырган авыл читендәге кар каплап киткән йортта, һичшиксез, түгәрәк өстәл артында тату гаилә кичке ашка җыелгандыр, салкын иртәдә бәсләнгән каеннар янәшәсендә калкып утырган Аксубай чиркәвеннән чаң каккан тавышлар ишетелә, изгеләрнең образлары текәләдер сыман тоела, һәм елга өстендәге бераз янга авыша төшкән күперчек табигать тынлыгына чумган, урман аша салынган изелеп беткән юлдан арбалы ат авылга таба юнәлә кебек...
- Эшләремне менә шулай тәкъдим итәрмен дип беркайчан да уйлаганым булмады. Гомеремдә дә бу кадәрле кешенең хәтта юбилеемда да җыелганы юк. Туган көнем катгый постка туры килгәнгә мин аны билгеләп үтмим, - дип сөйли Лидия Георгиевна.
Рәссамның төп тәнкыйтьчеләре - ире Виталий Дмитриевич һәм сеңлесе рәссам Валентина.
Ире баштан хатынының иҗатын җитди кабул итмәве, әмма еллар узу белән, бигрәк тә изгеләр тасвирланган картиналарны күзләре белән генә түгел, ә күңеле белән дә кабул итүен яшерми.
- Мин балаларны сәнгатькә өйрәтәм. Әмма үзем картиналар иҗат итмим. Минем өчен һәрвакытта да сабый булып калган сеңлемдә мондый сәләтнең ачылуына бик шатмын. Һәвәскәр рәссамнар - бәхетле кешеләр, алар иҗат итәләр һәм картиналардагы хаталарны күрмиләр. Үзләре иҗат иткән һәр картинага шатланалар, - дип билгеләп үтте Валентина Георгиевна (сеңлесенең күргәзмәсенә ул Кырымнан кайткан).
Рәссамнан кулына ни сәбәпле пумала алуы хакында сөйләвен үтенгәч, Лидия Георгиевна тормыш юлындагы катлаулы чор турында сөйләде. Башта күңел торышын чагылдырган "Маска" дип аталган шигырь туа, ә аннан соң инде берүк исемдәге картина. Яшь, талантлы егетләр - агачка уеп рәсем төшерүче Андрей Бикмуллинны һәм һәвәскәр фотограф Алик Большовны (ул картиналарын аның фоторәсемнәре буенча ясый) үзенең көрәштәшләре итеп саный.
Гомере буена күпме картиналар иҗат иткәндер - санап бетергесез, аларның күбесен ул бүләккә биргән.
Рәссамның тормыш юлында Сөнчәле авылы чиркәве өчен иконалар ясаган чор да бар. Һәм бу, аның сүзләренә караганда, иҗатындагы иң бәхетле мизгелләр булган. Бу вакытта пумала һәм аның күңеле бербөтенгә әйләнә, тәүлегенә 24 сәгать буена кулыннан эш коралын төшерми.
Күргәзмәне ачу тантанасына дуслары, хезмәттәшләре, якыннары җыелды. Алар рәссамның эчке дөньясына, күңеленең иркен һәм ихлас булуына сокландылар. Аның күңеле - үзе иҗат иткән картиналарда дисәк тә һич арттыру булмас. Лидия Третьякның картиналар күргәзмәсендә булган һәркем моны тоя ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев