Бөек галим истәлегенә укулар
Аксубайда "Әнвәр Хәйри истәлегенә 2 нче укулар. Мәктәпләрдә милли тәрбия һәм төбәк тарихын өйрәнү" - дип исемләнгән зур билгеләнешкә ия фәнни, агарту, мәдәни чара үтте.
Әнвәр Хәйри - галим, ислам дине буенча белгеч, текстолог, публицист, тәрҗемәче, язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның фәнни эшлеклесе, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Кол Гали исемендәге халыкара премиясе лауреаты.
Аксубайның 2 нче мәктәбе фойесында "Туган төбәк байлыгы" дип аталган зур күргәзмә оештырылган иде. Монда Әнвәр Хәйринең китапларын, музей экспонатларын, туган төбәктә табылган әйберләрне, мәктәп укучыларының иҗат эшләрен тәкъдим иттеләр. Галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре һәр экспозицияне зур кызыксыну белән карадылар, сораулар бирделәр.
Әнвәр Хәйри белән беренче тапкыр очрашуы һәм аның белән танышуы хакында Камил Гилманов сөйләде.
- Ул мине зирәклеге, зыялылыгы белән таң калдырды, - дип сүзен башлады Камил Камал улы. - Мондый күренекле шәхес, бөек галим белән аралашу насыйп булганга мин бик горурланам.
Ул Әнвәр Нәҗип улының гаиләсенә һәм конференциядә катнашучыларга галимнең мирасын саклаганнары һәм баетканнары, әлеге чараны нәкъ менә Әнвәр Хәйринең туган төбәге - Аксубай җирендә оештырганнары өчен чиксез рәхмәтен белдерде.
- Әнвәр абый Хәйруллин - татар милләтенең күренекле шәхесе, - диде үз чыгышында Гүзәл Шәрипова. - Аны республика һәм илебез чикләрендә дә яхшы беләләр. Узган ел Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Мәрҗәни исемендәге тарих институты Әнвәр Хәйри истәлегенә фәнни-гамәли конференция үткәрү һәм аның укуларын дәвам итү инициативасы белән чыктылар. Беренче конференция республиканың Милли китапханәсендә үтте. Сезнең ярдәм, район җитәкчелегенең актив хуплавы белән Икенче укулар монда уза. Республиканың күренекле мәдәният һәм фән эшлеклеләре Әнвәр Хәйринең мирасын барлау һәм аны дәвам иттерү өчен Аксубайга килделәр. Бүген һәр кешенең әлеге мәктәп диварларыннан яңа белемнәр туплап һәм илһам алып чыгачагына ышанып калам.
Якташ-шәрбәнлеләр исеменнән сәламләү сүзе белән Рифкат Курмашев чыгыш ясады. Галимнең кызы Айгөл Хәйри искиткеч җыр бүләк итте. Мәдәният министрлыгы вәкиле сүзләренә караганда, Айгөл Әнвәр кызы - бөтен хөкүмәт концертларында да катнаша.
Пленар утырышны Татарстан Фәннәр Академиясенең редколлегия әгъзасы, ТР Фәннәр Академиясенең А.Х. Халиков исемендәге археология институты директоры урынбасары, галимнең дусты, көрәштәше Фаяз Хуҗин ачты. Ул Әнвәр Хәйринең галимлек эшчәнлеге турында сөйләде.
- Хәйри - ул Ризаэтдин Фәхретдин һәм Мәрҗәнине тарихчылар буларак ачкан беренче галим. Татар халкы моның өчен аңа бик рәхмәтле, - диде Фаяз Шәрип улы. - XIX-XX гасыр татар мәгърифәтчеләре һәм язучыларының берничә дистә китабын нәкъ менә Әнвәр Хәйри әзерләде һәм бастырды. Тулаем ул 86 китап һәм төрле фәнни язмалар һәм публикация төрендә 800гә якын төрле фәнни хезмәтләр бастырып чыгарды.
Гарәп теле буенча элеккеге мөгаллимә Лена Таҗиева Хәйринең төп хезмәте хакында бәян итте. Ул Әнвәр Хәйринең "Әхмәд Ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе" китабын чын-чынлап "аның аккош җыры" дип атады. Әлеге китап Х гасырның беренче чирегендә яшәгән халыкларның көнкүреше, йолалары һәм гореф-гадәтләре, тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләүче бәя биреп бетергесез чыганак.
Тарих фәннәрре докторы, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының "Яңа тарих" кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин Хәйринең милли-мәдәни мирасын саклау һәм баету хакында сөйләде. Аннары журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов, үзәк китапханә системасының хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатина, Түбән Татар Майнасы төп мәктәбе директоры Рафик Насыйров чыгышлары тыңланды.
Пленар өлештән соң конференциядә катнашучылар секцияләр буенча таралыштылар. Мәдәният хезмәткәрләре беренче "Авыл клубы - җирле мәдәни тормыш үзәге" секциясенә ашыктылар.
Музей, китапханә вәкилләре, тарихчылар "Тарихи хәтер һәм туган як тарихы" секциясендә катнаштылар. Монда 2 нче мәктәп укытучысы Геннадий Горбунов үзенең шәхси сайтын һәм мөгаллимнәргә Татарстан тарихын өйрәнүдә виртуаль методик ярдәм тәкъдим итте.
"Язучының иҗади лабораториясе" секциясендә Рәзил Вәлиев, Зиннур Хөснияр, Нәбирә Гыйматдинова мәктәп укучылары белән очраштылар. Дүртенче секциядә катнашучылар Р.Фәхретдин һәм Ә.Хәйридән әхлак дәресләре хакында сөйләштеләр.
Тулаем, модераторлар конференция эшенә уңай бәя бирделәр. Аңа йомгак ясап, Камил Гилманов, фәнни конференция - ул бөек галим истәлегенә дан җырлау, дип билгеләп үтте һәм Өченче укуларны Әнвәр Хәйринең кече ватаны - Шәрбән авылында үткәрү тәкъдиме белән чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев