Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Минем гаиләм - минем терәгем

Аксубайда бәхетле пар яши

Гаилә – ул учак: җылылык, яктылык.

Гаилә нигезе – мәхәббәт булырга тиеш.

Ир белән хатынның бер-берсенә хөрмәте һәм мәхәббәте булганда гына, гаилә саклана ала.

Гаиләнең беренче чираттагы бурычы – балаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм аларны тәрбияләү.
Әйләнә-тирәбездә тату, үрнәк гаиләләр бихисап. Һәм алар янәшәсендә булганда, тирә-якка бәхет нурлары сирпегәнен тоясың.

Газетада яңа сәхифәне без Аксубайда яшәүче Ольга һәм Александр Ишмаевлар гаиләсе турында сөйләүдән башлап җибәрәбез. Ольга Васильевна – педагогика ветераны, Александр Иванович гомер буе Аксубай нефть табу оешмасында механик булып эшләгән.

Иртән иртүк аларны «Дельфин» бассейнында очратырга була – ир белән хатын ял иткәндә дә, көндәлек мәшәкатьләрдә дә гел бергә. Ә кайвакыт икәүләшеп супермаркетта йөриләр. Ялгызларын гына очратканда исә танышлары гаҗәпләнеп: – Ә Саша кайда? Ә Ольга кайда? – дигән сорауларны бирәләр.

Аларны якыннан белгән, аралашкан кешеләр бу гаиләнең бәхет нигезендә Александрның күбрәк роль уйнавын беләләр, аның хатынының теләген үти белә торган ир булуына ышаналар. Ул үзен – мин хуҗа дип санамый, Ольганың нинди кәефтә булуын тою, аны күрү, минем өчен мөһим дип раслый.

– Гаилә – ул үзенең бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләре, шатлык-көенечләре белән хатын-кыздан да, ир-аттан да тирән акыл, сабырлык таләп итә. Хатынымның йөзендә елмаю күрү, аның ягымлы карашын тою минем өчен зур бәхет, – дип елмая Александр, Ольгага ягымлы карап. – Кызганыч, тормыш кына тиз уза.

Бу гаиләдә булган җылы мөнәсәбәтләр, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен, яшьлектәге сөю чаткысының әле дә булса сүнмәвен аңлатып тора.

– Безнең беркайчан да бер-беребезгә нәрсәдер исбат итеп, шул ук вакытта ачуланырлык дәрәҗәдә булганыбыз юк. Ә нигә? Гомер бит бик кыска, аны бушка әрәм итү бик кызганыч, – ди Ольга. – Балаларыбыз Дима белән Наташаның үсеп җитүләрен сизми дә калдык. Өлкән оныгыбыз Карина да инде, медуниверситетны тәмамлап, мөстәкыйль эшли башлады. Руслан Петербург Югары артиллерия училищесының өченче курсында укый. Бик яхшы укыганы өчен оныгыбыз ике ел рәттән Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнашу хөрмәтенә лаек булды. Кызыбызның улы Саша мәктәптә соңгы елын укый, ул уку алдынгысы, аның артыннан ук Маша үсеп килә. Оныклар – безнең горурлыгыбыз һәм бөтен әби-бабайларга хас булганча, аларны каршы алу – безнең өчен сөенеч кенә. Бабалары Русланны да, Сашаны да үзе белгән бөтен нәрсәгә өйрәтте. Алар пычкы, балта һәм чүкеч тотып эшли беләләр. Бабаларын бик яраталар. Оныкларыбыз Казанда яшәсәләр дә, бездә үстеләр дип әйтергә була. Ә тормыш иптәшемә миңа җил-яңгыр тидермичә, үз ышыгында яшәткәне, минем теләкләремне һәрвакыт елмаеп кабул иткәне өчен рәхмәтлемен. Минемчә моңа көчле ир-ат кына сәләтле. Иремнең шундый булуы белән горурланам. Мин аның тарафыннан беркайчан да кимсетү сүзләре ишетмәдем. Ирем белән кырык елдан артык яшәгәч, мин гаиләнең мәхәббәткә корылуына инандым. Югыйсә, яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Без ирем белән бүген дә бер-беребезгә мәхәббәтебезне белдерәбез.

Ольганың әтисе вафат булгач, Александр аның әнисе – Галина Васильевнаны үзләренә алып килергә тәкъдим итә. Менә ун ел инде ул ике иң якын кешесе, кадерле хатын-кызлар – тормыш иптәше һәм аның әнисе турында кайгыртып яши, аларның һәр көнен бәхет белән тулыландырырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев