Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Районның авыл мәктәбе укучысы Халыкара бәйге финалына чыкты

Укытучы көне алдыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан районның белем бирү системасы өчен яхшы хәбәр килде.

Зиннур Шәрәфетдинов исемендәге Карасу төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлнара Минхәйдарова һәм аның тәрбиячесе, 9 сыйныф укучысы Динара Гафиятуллина 19 нчы «Старт в науке» фәнни-тикшеренү һәм иҗат эшләре Халыкара бәйге финалына чыктылар.

Бәйге гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының культурасын, проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү һәм Россиянең интеллектуаль потенциалын ачыклау максатларында игълан ителгән.

Бәйгенең оештыру комитеты һәм Россия Табигый белем академиясе Президиумы бәйге катнашучысы Динара Гафиятуллинаны һәм аның фәнни җитәкчесе Гөлнара Минхәйдәрованы бәйгенең йомгаклау этабына чакырдылар. Бәйгенең турыдан-туры этабы 24-26 октябрьдә Сочи шәһәрендә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев