Иске Мокшино урта мәктәбе укучылары мәктәп укучыларының туган (татар) әдәбияты буенча олимпиаданың йомгаклау этабында районны лаеклы тәкъдим иттеләр.
Аларның эшләрен жюри югары бәяләде.
З.Минһаҗева һәм А.Минһаҗева сынаудан – призерлар, И.Минһаҗев һәм З.Сибгатуллина лауреатлар булып кайттылар. Укучыларның остазлары – татар теле һәм әдәбияты укытучылары Н.С. Мирҗанова һәм Г.Ф. Шәрәфетдинова.
Фото: Иске Мокшино урта мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев