Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Районда «Экояз-2023» акциясе дәвам итә

Санитар-экологик икеайлыкның традицион конкурсы «Экология» милли проекты кысаларында уза.

Чараның төп максаты – иң яхшы иҗтимагый экологик инициативаларны һәм чисталык өчен актив көрәшчеләрне ачыклау. 12 майда район этабы тәмамланачак, 13-31 майда республика этабы узачак.

Белем бирү учреждениеләре арасында беренчеләрдән булып «Экояз-2023» акиясенә Яңа Тимошкино төп мәктәбе кушылды.

Укучылар мәктәп ишегалдын, бакчаны чистарттылар, спорт мәйданчыгын тәртипкә китерделәр.

Бу акция белән, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышып, укытучылар тагын бер тапкыр укучыларның игътибарын экология проблемаларына җәлеп иттеләр.

Фото: Яңа Тимошкино төп мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев