Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Район мәктәпләрендә балалар оешмасы әгъзалары сафларына кабул итүгә багышланган чара узды

Унынчы ноябрь көнне барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә башлангыч сыйныф укучыларын Россия бөркетләре сафларына кабул иттеләр.

Бәйрәм көнендә алар белән мәктәп җитәкчеләре, укытучылар, ата-аналар, тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре, остаз-өлкән сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар булды.

«Россия бөркетләре» «Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында эшләнгән.

Ул түбән сыйфныф укучыларының үз-үзләрен тормышка ашыру ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек төрләре белән кызыксынуны үстерүгә һәм хуплауга, Ватанга һәм аның табигатенә мәхәббәт, командада дус була һәм эшли белү, гаилә, якыннар турында кайгыртырга омтылу, аларның һәм үз сәламәтлегең турында кайгырту кебек сыйфатларны формалаштыруга юнәлтелгән.

Бөркетләр сафларына кабул итү түбән сыйныфлар укучылары өчен шунысы белән мөһим, чөнки ул алар тормышында яңа битләрне ача, ә анда аларны бик күп яңалыклар, танып-белү һәм кызыклы әйберләр көтә. Бөркетләр күкрәкләрендә, зур һәм тату гаиләгә бирелгәнлек билгесе буларак, значок йөртәләр.
Бу билге бердәмлекне гәүдәләндерә һәм, аны тагып йөргән балаларның үзләренең эшләре һәм гамәлләре белән башкалар өчен үрнәк, ышанычлы дус булырга, сыйныф тормышын кызыклы итәргә тырышулары турында сөйли.

Укучыларга фатихалы сүзләр белән мәктәп директорлары, аларның тәрбия буенча киңәшчеләре, киңәшчеләрнең муниципаль координаторы, «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге активистлары мөрәҗәгать иттеләр, аларның күбесе хәзер бөркетләрнең остазлары булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев