Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Кәкре Күл мәктәбе коллективы 1 каналдан репортаж көтә

Телевидение журналисты узган атнада бу белем бирү учреждениесендә «Доброе утро» программасы өчен сюжет төшерде.

17 гыйнварда мәктәпкә булган шалтырату барысы өчен дә көтелмәгән булды. Россия телевидениесенең Беренче каналы «Доброе утро» прграммасы өчен сюжет төшерергә тәкъдим итте!

Ачыкланганча, хәбәрчене Интернет челтәрендә күргән дүртенче сыйныф укучысы Арсений Крайнов ясаган кошлар өчен җимлек кызыксындырган.
Көйсез һава торышына карамастан, 19 гыйнварда журналист һәм оператор мәктәпкә килделәр.

Шулай итеп, Арсенийның сыйныф җитәкчесе Татьяна Чубурованың җиңел кулы белән, «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проектында катнашу күңелле сюрприз китерде!

Мәктәп һәм ата-аналар 1 каналдан түземсезлек белән репортаж көтәләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев