Иске Кыязлы төп мәктәбенең 110 еллык юбилее якты бәйрәм буларак үтте.
Юбилей программасын оештыручылар бәйрәмдә катнашучылар алдында мәктәпнең бай тарихын, аның данлы сәхифәләрен ачтылар.
Иске Кыязлы авылында беренче мәктәп-мәдрәсәгә 1915 елда авыл бае Баһман хаҗи нигез сала. Беренче директор һәм укытучы Зыя Туктаров, дин сабакларыннан тыш, шул заманның беренче фәннәрен һәм рус телен дә укыткан. Ләкин ата-аналар Зыя һәм аның хатыны Гайшәне балаларны диннән аеруда һәм руслашуда гаепли башлыйлар. Өстәвенә, бу вакытта сәнәк восстаниеләре дулкыны күтәрелә, һәм Туктаровларга физик җәзалау яный. Ир белән хатынга халыкны, белем кирәк, дип үгетләргә туры килә. Аларның мәгарифне үстерүдәге тырышлыгы нәтиҗәсендә авылда әкренләп мәдәният үсеш ала. Ир белән хатын укучылар белән концертлар һәм спектакльләр әзерли башлыйлар, вакыт узу белән аларга әти-әниләр дә йөри башлый.
–Зыя белән Гайшә Туктаровлар бернинди янаулардан да курыкмадылар, үз эшчәнлекләрен дәвам иттерделәр, – диелә мәктәп музеенда сакланган аларның беренче укучысы Гата Сафиуллин истәлекләрендә.
Иске Кыязлыда бүген дә һәркем беренче укытучыларның исемнәрен белә, алар турындагы истәлекләр буыннан-буынга тапшырыла.
Мәктәптә дәрес бирүләр Бөек Ватан сугышы елларында да тукталмый.
Сугыштан соңгы елларда директорлар булып Әхмәт Фәтхуллин, Шамил Сабиров, Александр Степанов эшләгән. Алар барысы да укучылар арасында да, ата-аналар арасында да зур абруй казанган.
1960 елда мәктәпкә югары белемле беренче укытучы – Нигъмәтулла Әхмәтшин кайта. Бу авыл балаларының белем алуына этәргеч була.
Өч елдан соң авылда мәдәният йорты янәшәсендә мәктәпнең яңа агач бинасы пәйда була, ул 1966 елда, мәктәп директоры булып Шакир Яруллин эшләгән вакытта урта мәктәп статусын ала. Тагын 10 елдан соң, 1976 елның октябрендә Иске Кыязлыда бүгенге көнгә кадәр эшләп килүче мәктәпнең капиталь бинасы ачыла. 1981 елда мәктәпне Әхмәтзыя Моратшин җитәкли.
–Әхмәтзыя Гали улы мәктәп директоры булып эшләгән чорны педагогик коллективның моңарчы күрелмәгән иҗади очышы вакыты дип бәяләргә була, – дип билгеләп үтте бәйрәмнең алып баручысы, ТРның «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән мәктәп ветераны Искәндәр Мөгыйнов – Мәгърифәт эшенә чиксез бирелгән Әхмәтзыя Гали улы хезмәттәшләрен эшкә рухландыра белә, яшь укытучыларны хуплый, аларга ярдәм итә һәм аларның инициативаларын кирәкле юнәлешкә юнәлдерә. Ул җитәкчелек иткән чорда өч укытучы: Юлия Исаева, Владимир Башкиров, Мәхтүмә Минсафина Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы дигән мактаулы исемгә лаек булалар. Әнисә Волкова Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. Әхмәтзыя Гали улы укытучының иң яхшы үрнәге булып тора. Җәмәгате табигый-фәнни цикл фәннәре укытучысы Мөнҗия Мәҗит кызы да шулай ук РФ Мәгариф отличнигы исеменә лаек була. Әхмәтзыя Гали ул унсигез ел буе туган авылы мәктәбе белән җитәкчелек итә! “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы”, “Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы” исеменә лаек була. Бүген дә яраткан укытучыларыбыз турындагы истәлекләр безнең йөрәкләрдә иң яхшы хисләр уята.
Соңрак, узган гасырның иң авыр, шул исәптән мәгариф өчен дә катлаулы булган соңгы елларын Әхмәтзыя Гали улына район мәгариф бүлеген җитәкләүне ышанып тапшыралар.
Мәктәп директорының, авыл Советы җитәкчесе Марс Дәүләтшинның һәм Вахитов исемендәге колхоз рәисе Ирек Камаловның тырышлыгы нәтиҗәсендә Иске Кыязлы мәктәбе районда беренче булып газ белән ягып җылытыла башлый. Бу аның тарихында мөһим битләрнең берсе була.
Бәйрәмгә чакырылган ветеран-укытучылар, узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары ике сәгать ярым дәвамында программаны алып баручыларның һәр сүзен йотлыгып тыңладылар.
Ветеран-мөгаллимнәр район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина чыгышларын алкышлар белән каршы алдылар. Кунаклар укытучыларын һәм авылдашларын истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
–Һәрберебезнең тормышы мәктәптән башлана, һәм, шунысы гаҗәп, елдан-ел ул күңелебездә күбрәк урын ала бара, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәмдә катнашучыларга район җитәкчесе урынбасары. – Бүген залда кадерле укытучыларымның ягымлы йөзләрен һәм очкынланып янган күзләрен күрүемә бик шатмын. Алар безне иң бәхетле чакларга кайтаралар.
Нет комментариев