Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай урманчысы мәктәптә дәрес үткәрде

Ибрай участок урманчылыгы хезмәткәре Айрат Җамалиев Иске Ибрай мәктәбендә ачык дәрестә катнашты.

Укучылар белән дәрес Кошлар көненә багышланды. Иске Ибрай мәктәбе укучылары канатлы дуслары турында бик күп беләләр. Үзләренең белемнәрен алар кошларга багышланган интеллектуаль уенда күрсәттеләр.

Катнашучылар «Карабүрек» һәм «Песнәк» дигән ике командага бүленделәр. Командалар бу кошлар турында сөйләп чыгыш ясадылар. Жюри кемнең тере табигать белән күбрәк кызыксынуын һәм канатлы дуслар турында күбрәк белүен билгеләде. Участок урманчылыгы хезмәткәре очрашу истәлеге итеп мәктәпкә үзе ясаган сыерчык ояларын бүләк итте.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев