Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай укучылары кошларга оялар ясаганнар

Емелькино урта мәктәбе укучылары һәр яз саен канатлы дуслары өчен сыерчык оялары ясаганнар.

Укытучы Александр Никитин җитәкчелегендә технология дәресләрендә алар күчмә кошлар өчен оялар ясаганнар. Быел да бишенче сыйныф укучылары Андрей Марков, Дария Коннова һәм Ангелина Петрова, шулай ук җиденче сыйныф укучылары Вадим Антонов, Ангелина Кондратьева, Никита Кононов, Станислав Марков, София Михайлова һәм Оксана Шурыгина зур энтузиазм белән эшләгәннәр. Шунысы игътибарга лаек, кул кораллары һәм агач белән эш итүдә кызлар малайлардан бер дә калышмыйлар. Педагог билгеләп үткәнчә, һәр укучы бу мөһим эшне зур кызыксыну белән башкара.

– Язгы каникуллар башланганчы 5-6 дәрестә балаларның һәркайсы икешәр сыерчык оясы ясарга өлгерделәр, – дип сөйли педагог Александр Владимирович. – Берсен, урманда урнаштыру өчен, урманчылыкка бүләк иттеләр, икенчесен үз ихтыяҗлары өчен кулландылар.

Емелькино авыл җирлеге территориясе Биләр урманчылыгы белән чиктәш, һәм урманчылар мәктәп белән хезмәттәшлек итәләр. Алар сыерчык оялары ясау өчен материаллар белән тәэмин итәләр. Яшь натуралистлар ярдәмендә тирә-як урманнар ел саен дистәләгән яңа сыерчык оялары белән тулылана. Бу юлы да, язгы каникуллар башланганчы, мәктәп укучылары урман эшчеләренә әзер оялар тапшырганнар.

Алар мәктәп яны участогы турында да онытмыйлар. Канатлы дуслар җәй көне культуралы үсемлекләрнең зарарлы бөҗәкләре белән көрәшергә ярдәм итсеннәр өчен, балалар ояларны мәктәп бакчасына элгәннәр. Бу эштә аларның өлкән иптәшләре – унынчы сыйныф укучылары Евгений Иванов һәм Эдуард Степанов ярдәм иткән.

Фото: “Сувар” газетасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев