Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районы укучылары фән һәм практика белән шөгыльләнәләр

Атна башында районда укучыларның «Дөнья балалар күзлегеннән» дигән фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабы узды.

Конференциядә катнашып, Емелькино урта мәктәбе укучысы Ксения Пырина 1 урынны яулады (укытучы-остаз Нина Никитина), ә бу мәктәпнең икенче сыйныф укучысы Настя Тиманова «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә призер булды.

Түбән Баланда башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Константин Малов та конференция призеры булды. Ул «Кәкре Күл авыл җирлеге территориясендә ага торган елгалар» темасына фәнни-тикшеренү эше башкарган.

Фото: unsplash.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев