Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәбендә чыгарылыш укучылары истәлегенә Хәтер такталары ачылды

Хәзер 3 нче Аксубай мәктәбен тәмамлаган дүрт кеше мәңгелек үлемсезләр исемлегенә кертелде

Мәктәп диварында тагын ике кара гранит плитә барлыкка килде.

Тантаналы митинг мохитендә әлеге мәктәпне тәмамлаучы Иван Баженов һәм Григорий Сипачев хөрмәтенә Истәлек такталары ачылды.

Иван Рустемович Баженов контракт буенча Ватан мәнфәгатьләрен яклауга баса. 2022 елның 30 сентябрендә Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. Вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Сипачев Григорий Евгеньевич та контракт төзеп, хезмәткә керешә.

2024 елның 31 гыйнварында Григорий махсус хәрби операциянең хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Россия Федерациясе Президенты Указы белән Батырлык ордены (үлгәннән соң) бүләкләнгән.

Район башлыгы Камил Гилманов һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев катнашындагы митингта һәлак булган батырларның якыннары катнашты.

Район башлыгы Григорий Сипачевның әтисенә һәм Иван Баженовның әнисенә улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

–Кызганычка каршы, сугыш корбаннарсыз булмый. Ә сезнең улларыгыз Россиянең яңа тарихы битләренә без генә түгел, Ил горурлана торган Геройлар буларак мәңгегә язылды, – диде Камил Гилманов, каһарманнарның якыннарына чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырып.

Митингта шулай ук мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева чыгыш ясады.

– Мәктәп диварындагы мемориаль такталар безгә тыныч тормышның нинди бәягә төшүен искәртеп торачак, – диде ул. – Ә мәктәп чын мәгънәсендә чыгарылыш укучылары – Ватанны саклаучылар белән горурлана ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев