Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәктәпләрдән хәбәрләр

АгроНТИ жюрисы яшь аксубайлының иҗатын лаеклы бәяләде

Иске Ильдеряк урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Александр Ныров АгроНТИ Бөтенроссия бәйгесенең көндезге этабы лауреаты булды.

Төбәк бәйгесе 13 майда Казан дәүләт аграр университеты базасында узды.

Жюри әгъзалары, куелган проблеманы хәл итү үзенчәлеген билгеләп үтеп, Сашаның чыгышын лаеклы бәяләгәннәр.

Бөтенроссия АгроНТРИ конкурсы ел саен авыл җирлеге һәм кече шәһәр укучыларын техник иҗатка җәлеп итү, шулай ук агросәнәгать комплексындагы заманча технологик чишелешләр – робототехника, пилотсыз аппаратлар, цифрлы умарталар, метеостанцияләр һәм биотехнологияләр белән танышу максатыннан үткәрелә.

ДоброПчёл, АгроКосмос, АгроМетео, АгроКоптеры, АгроРоботы, АгроБио, АгроВет һәм башка юнәлешләр буенча 3 яшь төркемендә (5-6, 7-8, 9-11 сыйныфларда) үткәрелә.

Фото: Иске Ильдеряк урта мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев