Мәдәният
Юбилей уңаеннан концерт
Аксубайның "Златоцвет" ансамбле районның төп сәхнәсендә үзенең 5 еллык юбилеен концерт белән билгеләп үтте.
Юбилярларны район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде һәм коллективка яңа репертуар һәм иҗат чишмәләренең саекмавын теләде. Ансамбль катнашучылары - өлкән яшьтәге хатын-кызлар, әмма аларның күңелләре яшь, моны алар концерт дәвамында матур чыгышлары белән дәлилләделәр. Иҗат кичәсен күптән...
Аксубайның "Златоцвет" ансамбле районның төп сәхнәсендә үзенең 5 еллык юбилеен концерт белән билгеләп үтте.
Юбилярларны район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде һәм коллективка яңа репертуар һәм иҗат чишмәләренең саекмавын теләде. Ансамбль катнашучылары - өлкән яшьтәге хатын-кызлар, әмма аларның күңелләре яшь, моны алар концерт дәвамында матур чыгышлары белән дәлилләделәр. Иҗат кичәсен күптән инде тамашачылар күңелен яулап өлгергән Валентина Селезнева алып барды. Рус, чуаш һәм татар халык җырлары, үзенчәлекле биюләр, уен-көлке һәм дусларыннан иҗади бүләкләр, шулай ук Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге "Кәеф" бию студиясе чыгышы программага аерым ямь өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев