Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Йөрәгең кайда, йортың да шунда“

Мюд авыл китапханәсендә шундый исем астында Халыкара гаилә көненә багышлап бәйге-уен программасы үткәрделәр. Бәйрәмдә егермедән артык кеше - олылар да, балалар да катнашты. Ата-аналар өчен "Бәхетле гаилә мәктәбе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләгәннәр. Катнашучылар өйгә бирелгән биремгә иҗади якын килгәннәр - алар нәсел шәҗәрәсен ясаганнар. Биремнәрне зур кызыксыну белән чиштеләр:...

Мюд авыл китапханәсендә шундый исем астында Халыкара гаилә көненә багышлап бәйге-уен программасы үткәрделәр.

Бәйрәмдә егермедән артык кеше - олылар да, балалар да катнашты.

Ата-аналар өчен "Бәхетле гаилә мәктәбе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләгәннәр. Катнашучылар өйгә бирелгән биремгә иҗади якын килгәннәр - алар нәсел шәҗәрәсен ясаганнар. Биремнәрне зур кызыксыну белән чиштеләр: гаилә турында мәкальләр әйттеләр, хисләрдән йорт төзеделәр, ромашка - мәхәббәт символын ясадылар, хайваннар телендә гаиләдә килеп туган төрле хәлләр турында сөйләделәр, уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Куллар белән бәхет агачын ясау фикере балаларга бик ошады.

Чарада катнашучылар редакция белән элемтәгә кереп, директор һәм режиссер Ольга Жуковага, китапханәче Татьяна Зюзинага чараны оештырганнары өчен рәхмәт белдерүне үтенделәр. Катнашучылар арасында Вәлиевләр гаиләсе - "Иң бәхетле гаилә", Проглядолар гаиләсе - "Иң иҗади гаилә", Наумовлар гаиләсе - "Иң музыкаль гаилә", Андрияновлар гаиләсе - Иң акыллы гаилә" грамоталарына лаек булдылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев