Яшь артистлар чыгышы
Урмандеево мәдәният йортында кызыклы һәм үзенчәлекле чара булып үтте. Сәхнә башлангыч мәктәп укучылары карамагында иде. Алар җырладылар, биеделәр, сәхнәләштерелгән тамашалар тәкъдим иттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмделәр. Залда балаларның талантларына чын күңелдән куанып әти-әниләр утырды. Яшь артистлар публика алдында югалып калмыйча, үзләрен ышанычлы тоттылар һәм чын артистларча чыгыш...
Урмандеево мәдәният йортында кызыклы һәм үзенчәлекле чара булып үтте.
Сәхнә башлангыч мәктәп укучылары карамагында иде. Алар җырладылар, биеделәр, сәхнәләштерелгән тамашалар тәкъдим иттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмделәр. Залда балаларның талантларына чын күңелдән куанып әти-әниләр утырды. Яшь артистлар публика алдында югалып калмыйча, үзләрен ышанычлы тоттылар һәм чын артистларча чыгыш ясадылар.
Башлангыч мәктәптә балалар белән укытучылар Мария Тарасова, Софья Архипова, Любовь Семенова, Светлана Алексеева эшли. Алар белем һәм тәрбия бирү процессына иҗади якын киләләр. Башлангыч сыйныф укучыларының авыл сәхнәсендәге чыгышы да моны раслады. Ата-аналар истә калырлык концерт оештырганнары өчен педагогларга рәхмәтләрен әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев