Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ялларны ничек уздырырга?

Алда аксубайлыларны Май чабу атнасы һәм Ватан сакчылары көне бәйрәме белән тулыланган 4 ял көне көтә. Аларны кая үткәрергәме? Бүген, 18:00 сәгатьтә район Мәдәният йорты сәхнәсендә районның ир-егетләрен бәйрәм концерты белән котлаячаклар. Бөтен теләүчеләр чакырыла. Керү - ирекле. 23 февраль көнне "Яшьлек" спорт комплексында Татарстанның атказанган энергетигы Николай Казаков истәлегенә...

Алда аксубайлыларны Май чабу атнасы һәм Ватан сакчылары көне бәйрәме белән тулыланган 4 ял көне көтә. Аларны кая үткәрергәме?

Бүген, 18:00 сәгатьтә район Мәдәният йорты сәхнәсендә районның ир-егетләрен бәйрәм концерты белән котлаячаклар. Бөтен теләүчеләр чакырыла. Керү - ирекле.

23 февраль көнне "Яшьлек" спорт комплексында Татарстанның атказанган энергетигы Николай Казаков истәлегенә традицион волейбол турниры үткәрелә. Башлана сәгать 10:00да.

26 февраль көнне Аксубайның үзәк мәйданында "Май чабу бәйрәме" оештырыла. Бәйрәм сәгать 10:00да башлана. Күркәм гадәт буенча аксубайлыларны театральләштерелгән тамаша, үзешчән артистлар чыгышы, халык уеннары һәм традицион Май чабу карачкысын яндыру йоласы көтә. Мәйданда икенче ел рәттән бу бәйрәм уңаеннан курчаклар бәйгесе оештырыла. Анда аксубайлыларны да катнашырга чакырабыз. Биеклеге 1,5 метрдан да ким булмаган карачкы-курчак ясарга кирәк, аны гадәти яки, автор үзе теләгәнчә ясый ала. Мөһим шарт - курчакта автор исеме белән язу булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев