Ялларны файдалы итеп
Районда Яңа ел чаралары дәвам итә. Яңа елга аяк баскан 31 декабрьдә районның төп мәйданында "Якынлашып килүче Яңа ел белән!" театральләштерелгән тамаша була. Башлана 20:00 сәгатьтә. Район халкы өчен яңа ел каникуллары массакүләмле мәдәни чараларга бай булачак. Район Мәдәният йорты "Гаилә каникуллары" проектын тормышка ашыра. 3 гыйнварда сәгать 11дә "Яңа...
Районда Яңа ел чаралары дәвам итә.
Яңа елга аяк баскан 31 декабрьдә районның төп мәйданында "Якынлашып килүче Яңа ел белән!" театральләштерелгән тамаша була. Башлана 20:00 сәгатьтә.
Район халкы өчен яңа ел каникуллары массакүләмле мәдәни чараларга бай булачак.
Район Мәдәният йорты "Гаилә каникуллары" проектын тормышка ашыра. 3 гыйнварда сәгать 11дә "Яңа ел пиратлары" - балалар өчен уен һәм "Синдбад. Җиде давыл юлбасарлары" кинофильмы, 4 гыйнварда сәгать 11дә "Андерсен әкиятләре буенча" - балалар өчен уен һәм "Кар патшасы - 2" фильмы, 5 гыйнварда 11 сәгатьтә "Әкият эзләре буйлап" уены оештырыла һәм "Көлдермешләр. Маскарад" фильмы тәкъдим ителә. 6 гыйнварда сәгать 10да М.Сиспел исемендәге чуаш яшь тамашачы театрының хәйрия концерты була, 8 гыйнварда 12:00 сәгатьтә район кешеләрен "Раштуа бәйрәме" күренеше көтә.
Аксубайның туган якны өйрәнү музее 2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр 10:00нан 14:00 сәгатькәчә эшләячәк. Район үзәк китапханәсе яңа ел каникулларында төрле чаралар үткәрәчәк. 3ннән 8 гыйнварга кадәр лотерея уйнатылачак. 3 гыйнварда - "Яңа ел сәяхәте", 4 гыйнварда - "Исәнме, Әтәч малае!" балалар әкияте, 5 гыйнварда - "Яңа ел могҗизалары" библиошоу, 6 гыйнварда - курчаклар тамашасы. Чаралар 10 сәгать 30 минутта башлана.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге: 4, 5 гыйнвар көннәрендә төп мәйданда чыршы янында балалар белән кызыклы уеннар үткәрергә планлаштыра. Башлана сәгать 10да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев