Якташыбыз күргәзмәсе
Хәсән Туфан музей-йортында һәвәскәр рәссам, якташыбыз Геннадий Золинның "Күңел табигать белән сөйләшә" дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды. Ачылу тантанасына картиналар авторы Геннадий Ивановичны хатыны Маргарита белән, Аксубайның туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхамәтованы, Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиковны, ветераннар рәисе Василий Кузьминны чакырдылар. Авыл халкы да җыелды....
Хәсән Туфан музей-йортында һәвәскәр рәссам, якташыбыз Геннадий Золинның "Күңел табигать белән сөйләшә" дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды.
Ачылу тантанасына картиналар авторы Геннадий Ивановичны хатыны Маргарита белән, Аксубайның туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхамәтованы, Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиковны, ветераннар рәисе Василий Кузьминны чакырдылар. Авыл халкы да җыелды.
Күргәзмәне Хәсән Туфан музей-йорты директоры Тәгъзимә Низамова ачты. Күргәзмәгә куелган рәсемнәрдә туган як табигате тасвирланган. Рәссам үзенең дөньяны ничек күрүен рәсемнәрендә чагылдыра. Автор үзенең сәнгать эшчәнлеге, рәсемнәрне ничек иҗат итүе хакында сөйләде, Иске Кармәт мәктәбе укучыларына мастер-класс күрсәтте. Укучылар рәссам белән бергә картина иҗат иттеләр.
Авыл халкы һәм чакырылган кунаклар Геннадий Иванович Золинның эшләренә уңай бәя бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев