Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа елга – яңа өметләр белән!

Узып баручы 2016 елның соңгы сәгатьләрендә районның үзәк мәйданында йөзләгән кеше җыелды.

Районда әлеге күркәм йола күп еллардан бирле сакланып килә. Үзәк мәйдандагы төп чыршы янәшәсендә урнаштырылган сәхнәдән музыка агылды. Әйләнә-тирәдәге төрле төстәге утлар, әкияти могҗиза, үзешчән артистлар башкаруындагы җырлар халыкны үзенә җәлеп итте. Төрле уеннар һәм бәйгеләр дә бәйрәмгә шатлык, дәрт, ялкын өстәде. Өлкәннәр дә, балалар да конкурсларда актив катнаштылар. Һәркем приз отарга теләде. Кыш бабай исә бу көнне бүләкләргә аеруча юмарт булды.

- Менә 2016 ел да узып китте. Ул безгә бик зур казанышлар алып килде, - дип билгеләп үтте бәйрәм котлавында район башлыгы Камил Гилманов. - Төзелештә дә, авыл хуҗалыгы тармагында да, төзекләндерүгә кагылышлы да. Шулай ук мәгариф һәм спорт өлкәсендә дә казанышларыбыз һәм уңышларыбыз яхшы булды. 2017 елга да планнарыбыз зур безнең. Яңа ел яңа уңышлар, шатлыклар, казанышлар алып килсен! Яңа елда сезгә исәнлек-саулык, бәхет телим!

Районны республикада, Россия дәрәҗәсендә тәкъдим иткән кешеләрне, укучыларны, Аксубай муниципаль районының башкарма комитеты предприятиеләр, оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында оештырган яңа ел алды бизәлешендә беренче урыннарны яулаучыларны бүләкләү тантаналы рәвештә үтте.

Бәйрәмгә килүчеләрнең көчле алкышлаулары астында район башлыгы Камил Гилманов 3 нче мәктәп укучысы Ксения Павловага активлыгы, укуда алдынгылыкны тотуы, "Умники и умницы" телевизион уенында уңышларга ирешкәне өчен, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук тамашачыларның кул чабулары астында хоккей буенча ТР Беренчелеге призеры Иван Ковряков, самбо буенча ТР Беренчелеге җиңүчесе, ТРда спорт мастерлыгына кандидат Сергей Овчинников, билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат, әлеге спорт төре буенча дөнья чемпионкасы Ильвира Сәлахова район башлыгы исеменнән Мактау кәгазьләре алдылар. Аксубай үзәген яңа ел алдыннан бизәгәне өчен рәссам-бизәүче Җәмил Гайфуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Районның барлык оешмалары да, аксубайлылар һәм кунакларның күңелләрен күтәрер өчен, үз биналарын бәйрәмчә бизәп һәм үз территорияләрендә кардан һәм боздан әкият геройлары, төрле сыннар ясап, алдан ук тырышып әзерләнделәр. Район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары арасында (универсаль технологияләр техникумын да кертеп) быел да АТУТ җиңүче итеп танылды. Монда, әлбәттә инде, бәхәскә урын юк. Район үзәге кешеләре, кунаклар техникум бинасы бизәлешеннән, аның тирәсендәге төрле сыннардан хәйран калдылар. Ул бу җиңүгә лаек. Икенче урын "Татавтодор"ның Аксубай бүлегенә һәм район прокуратурасына бирелде. Өченче урында - "Шәфкатьлелек" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге. Бу оешмалар коллективлары район башлыгы исеменнән Мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләр алдылар.

Район мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләр арасындагы номинациядә беренче урын - 3 нче мәктәпкә, икенче урын - "Яшьлек" универсаль спорт залына, өченче урын Аксубай лицеена бирелде. Көчле алкышлар астында район җитәкчеләре аларның вәкилләренә Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырды.

Авыл җирлекләре арасындагы номинациядә бәйгенең оештыру комитеты Кәкре Күл авыл җирлегенә - беренче, Беловка авыл җирлегенә - икенче, Сөнчәле авыл җирлегенә өченче урыннарны бирде.

Авыл мәдәният йортлары һәм клублар арасында, узган елдагы кебек, Кызыл Тау авыл клубы иң яхшы бизәлеш өчен беренчелекне яулады. Икенче приз - Урмандеево авыл мәдәният йортына, өченчесе Сидул Ерыклы авыл клубына тапшырылды.

Хоккей тартмалары һәм боз шугалаклары арасындагы номинациядә район башлыгы беренче призны - шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк шугалагын әзерләгән өчен ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтовка, икенчесен - Савгач мәктәбе, өченчесен - Кәкре Күл мәктәбе вәкилләренә тапшырды.

Кибетләр, сәүдә нокталары һәм район эшмәкәрләре арасында беренче урын өчен район башлыгыннан Мактау грамотасын һәм акчалата бүләкне - шәхси эшмәкәр Мансур Рафиковның "Стимул" кибете, икенче бүләкне - Гөлшат Исхакованың сәүдә ноктасы, өченчесен Станислав Липантьевның "Разливное пиво" кибете алды.

Бүләкләү тантанасы соңында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимовка яңа ел символы - тере әтәч бирделәр.

- Яңа елда мул уңыш алырга насыйп итсен! - дип үз фикерен белдерде агросәнәгать комплексы җитәкчесе.

Үзәк мәйданда шатлыклы һәм сөенечле мохит хөкем сөрде. Күңел түреннән чыккан иң изге теләкләр теләнде, җырлар җырланды. Көтеп алынган дулкынландыргыч мизгел килеп җитте: балаларның һәм өлкәннәрнең күңелләрен тагын да күтәреп, Аксубай күгендә төрле төстәге салют атылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев