Туган якка мәдхия җырлап
Районның ветераннар советы әгъзасы Евгений Копонев өчен быелгысы ел аерым актив һәм кызыклы. Истәлекле вакыйгалар апрель аенда башланды. Геройларча һәлак булган Филипп Мазилинның исемен мәңгеләштерүдә Евгений Копонев күп көч куйды. Йөзләрчә аксубайлылар катнашында Рус Кармәтеннән аның йорты торган урыннан туфрак алу тантаналы төстә узды. Икенче көнне Аксубай районы делегациясен җитәкләп...
Районның ветераннар советы әгъзасы Евгений Копонев өчен быелгысы ел аерым актив һәм кызыклы.
Истәлекле вакыйгалар апрель аенда башланды. Геройларча һәлак булган Филипп Мазилинның исемен мәңгеләштерүдә Евгений Копонев күп көч куйды. Йөзләрчә аксубайлылар катнашында Рус Кармәтеннән аның йорты торган урыннан туфрак алу тантаналы төстә узды. Икенче көнне Аксубай районы делегациясен җитәкләп ул якташыбыз һәлак булган урынга - Белоруссиягә юл тотты.
- Безнең якташ-геройларыбыз җирләнгән каберләрне зыярәт кылу, каһарман якташларыбызның истәлеген әле дә булса саклаган Белоруссия халкы белән очрашулар безнең күңелләрдә җуелмас эз калдырды, - дип сөйли Евгений Петрович. - Сәфәрдә планлаштырылганның барсын да эшләдек, хәзер күңел тыныч. 9 май көнне Дан аллеясендә тантаналы төстә Филипп Мазилин һәм Шакир Әхмәтҗановлар хөрмәтенә стела ачу әлеге вакыйгаларның дәвамы булды.
- Ул кырыс вакытларда аларга командование биргән Герой исеме урынына (үлгәннән соң), орденнар гына тапшырылган, - дип дәвам итте Евгений Копонев. - Ләкин алар безнең өчен чын каһарманнар. Фронтовикларның исемнәрен мәңгеләштерүгә куйган хезмәте өчен Евгений Копонев күп тапкыр район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатларына лаек булды. Республика ветераннары советы чакыруы буенча май аенда ул Идел буенча теплоходта сәяхәткә барды. Биредә "Балкыш" республика конкурсы җиңүчеләре һәм номинантларын җыйдылар. Евгений Петрович сәяхәткә үзе белән гармунын һәм баянын алып, үзе иҗат иткән җырларны башкарган. Тамашачылар аның чыгышын алкышлар белән каршылаган. Сәяхәттән ул ике бүләк: Республика ветераннары советыннан һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан Дипломнар белән кайтты.
Июнь аенда Иваново шәһәренә, Геннадий Заволокин исемендәге "Уйна, гармун" XIV Бөтенроссия фестиваль-бәйгегә барды. Бу аның фестивальдә җиденче тапкыр катнашуы. Аксубайлы Татарстаннан бердәнбер вәкил була. Аның чыгышы уңыш яулый.
- Мин туган төбәгемә, туган як табигатенә мәдхия җырлап, үземнең "Кыр чәчәкләре", "Шомырт чәчәк атты" җырларын башкардым, баянда уйнадым, - дип бүлеште Евгений Петрович. - Минем чыгышым халык күңелендә җылы хисләр уятуын сиздем, алар миңа кушылып җырладылар, җылы алкышладылар. Башкаручы буларак бу мине канатландырды. Мин район башлыгы Камил Гилмановка анда барып кайтуны оештырырга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәм.
Иваново шәһәреннән безнең күренекле гармунчыбыз II дәрәҗә Диплом һәм "Иваново фестиваленә күп еллык рухи тугрылык өчен" Дипломын алып кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев