Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Цветаева турында

Аксубайның 3нче мәктәбендә рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның тууына 125 ел тулу уңаеннан "Әгәр җан канатлы туса..." дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Тамашачыларга мәктәп китапханәчесе Фәридә Фәизова аның тормышының иң якты һәм фаҗигале мизгелләрен ачты. Балалар педагогика ветераны Валентина Селезневаның шагыйрәнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар,...

Аксубайның 3нче мәктәбендә рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның тууына 125 ел тулу уңаеннан "Әгәр җан канатлы туса..." дип исемләнгән әдәби кичә үтте.

Тамашачыларга мәктәп китапханәчесе Фәридә Фәизова аның тормышының иң якты һәм фаҗигале мизгелләрен ачты. Балалар педагогика ветераны Валентина Селезневаның шагыйрәнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар, Цветаева иҗатын яратучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләрен укыдылар һәм проектор ярдәмендә аңа багышланган истәлекле урыннар буенча сәяхәт оештырдылар. Кристина Удиярова һәм Эдуард Крмаков башкаруындагы җыр әдәби кичәгә лирик ноталар өстәде. Шигырьләрне сәнгатьле итеп укучылар бәйгесендә составында җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре Фәһимә Гатина һәм Валентина Дмитриева булган хөкемдарлар иң яхшы шигырь укучыларны билгеләделәр һәм Екатерина Копоневага, Алена Гайнатуллинага, Александра Черниковага, Анастасия Володарчикка, Алинә Хөснуллинага, Алинә Кәлимуллинага, Анастасия Наумовага, Алина Яругинага дипломнар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев