Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Төп сәхнәдә – Яңа ел бәйрәме

Узып баручы елның соңгы атнасында районның төп сәхнәсендә "Яңа ел тамашасы" концерт программасы белән яңа елны каршы алдылар.

Һәрвакыттагыча, мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне оештыруга зур фантазия белән якын килгәннәр. Концерт программасы ретро стилендә үтте - сәхнәдә районның үзешчән артистлары башкаруында яраткан яңа ел җырлары яңгырады. Сәхнәләштерелгән шаян күренешләрдә тамашачылар Яңа ел атрибутларын исләренә төшерделәр, өстәвенә бу көнне мәдәният хезмәткәрләре һәм Аксубай районының продукция җитештерүчеләреннән откан призларның исәбе-хисабы булмады. "Денс тайм" төркеме чыгыш ясаганда күңелләр дәртләнде, ә вокаль-уен кораллары ансамбле чыгышы тамашачыларны тагын бер кат шатландырды. Әлбәттә инде, Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызы бүләкләреннән башка бәйрәм үтәме соң инде - бүләкләр һәм призларны тамаша залында ук тараттылар. Аксубайның төп сәхнәсеннән халыкны район башлыгы Камил Гилманов котлады. Ул үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясады, киләсе елга билгеләнгән планнар белән бүлеште, район халкына исәнлек, байлык һәм яңа 2017 елда бөтен теләкләрнең дә чынга ашуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев