Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Социаль хезмәткәрләр җырлыйлар да, бииләр дә

Хезмәт коллективларының иҗат отчетлары, элеккеге кебек, иң талантлы, актив хезмәткәрләрне генә үзенә туплый. Аларның район сәхнәсендә чыгыш ясаулары халык күңеленә хуш килә. Социаль тармак хезмәткәрләренең иҗат хисабы моның ачык мисалы булды. Ул төрле оешмалардан сәхнә осталыгына ия булган төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Концертны алып баручылар - Лилия Лукина һәм Инсаф...

Хезмәт коллективларының иҗат отчетлары, элеккеге кебек, иң талантлы, актив хезмәткәрләрне генә үзенә туплый.

Аларның район сәхнәсендә чыгыш ясаулары халык күңеленә хуш килә. Социаль тармак хезмәткәрләренең иҗат хисабы моның ачык мисалы булды. Ул төрле оешмалардан сәхнә осталыгына ия булган төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Концертны алып баручылар - Лилия Лукина һәм Инсаф Заһретдинов программаның беренче минутларыннан ук тамашачыны кызыклы, заманча тарихка җәлеп иттеләр. Артистлар исә аны искиткеч моңнары, лирик җырлары, ялкынлы биюләре, шаян тамашалары белән бизәделәр. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев