Сәләтлеләр күргәзмәсе
Туган якны өйрәнү музеенда "Озарение" иҗади берләшмәсе күргәзмәсе эшли башлады. Бу юлы Әлфия Мокроусова, Миләүшә Рамазанова, Людмила Однова һәм Хәдичә Гатина эшләре күргәзмәгә куелган. "Озарение" иҗади берләшмәсе җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова билгеләп үткәнчә, эшләр төрле, ләкин аларның авторларын иҗатка мәхәббәт, камилләшүгә омтылу берләштерә. Әлфия Мокроусова күннән ясалган әйберләр тәкъдим итә -...
Туган якны өйрәнү музеенда "Озарение" иҗади берләшмәсе күргәзмәсе эшли башлады.
Бу юлы Әлфия Мокроусова, Миләүшә Рамазанова, Людмила Однова һәм Хәдичә Гатина эшләре күргәзмәгә куелган. "Озарение" иҗади берләшмәсе җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова билгеләп үткәнчә, эшләр төрле, ләкин аларның авторларын иҗатка мәхәббәт, камилләшүгә омтылу берләштерә.
Әлфия Мокроусова күннән ясалган әйберләр тәкъдим итә - бу панно, чәч кыстыргычлары, брошкалар сумкалар һәм аяк киемнәре.
- Әтием алтын куллы кеше иде - механиканы да, агач эшен дә яхшы белде, аяк киемнәре дә текте, - дип сөйли Әлфия Гомәр кызы. - Үзе машиналар җыйды, озын кунычлы мех итекләр дә текте. Төргәкләре белән күн алып кайта иде. Аны бергәләп эшкәрттек. Бөтен тирә-якны аяк киемле итте ул. Сәләтем дә аннан күчкәндер, мөгаен, белгәннәрне кешегә дә күрсәтәсе килә. Төймә аунап ята икән - алып куясың, тимерчыбык та кирәгеп чыга.
Баштан Әлфия Гомәр кызы буяу төшереп рәсем ясый. Ләкин күн эшен дә онытмый. "Болгарлар нәселеннән булганга күрәдер инде", - дип елмая Әлфия Гомәр кызы.
Миләүшә Рамазанова бу һөнәрне күптән түгел генә үзләштерә - ул алмазлы чигү белән шөгыльләнә. Мондый чигүне туганнарында күреп алган була.
- Эскәк белән эш итү - минеке түгел дип уйласам да, үземне сынап карарга булдым, - ди оста. Бер эшкә керешкәч, аннан аерыла алмый. Шулай итеп берсеннән-берсе матур картиналар иҗат итә башлый. Аеруча да аның "Бүре" картинасы барысына да ошады.
Людмила Однова менә инде берничә ел модага иярүче бәләкәй кызлар өчен тасмалардан резинкалар һәм чәч кыстыргычлары ясый. Ә Хәдичә Гатина йортын авылда иҗат музее дип атап йөртәләр. Бу өлкән ханым ыргак белән мендәр тышлары, салфеткалар, япмалар бәйли.
- Кечкенәдән башлана инде ул, - дип сөйли Людмила Александровна. - Бәләкәй чактан ук эшсез утырмый идем - гаилә өчен әйберләр бәйләдем. Ләкин сәламәтлегем бераз какшагач, бу эшне калдырып торырга туры килде. Тасмалар кулланып эш итәргә миңа кызым тәкъдим итте. Баштан тасмаларны метрлап алсак, хәзер төргәкләр белән кайтартабыз.
Иҗат кешеләренә сөйләшергә сүз табыла. Чөнки клуб инде өченче ел эшли. "Уй-фикерләрне сине аңлаган кешеләр белән бүлешү бик рәхәт", - диләр алар. "Озарение" 10 кешене берләштергән. Алар арасында - рәссамнар, декоратив-кулланма сәнгать осталары, агач белән дә эш итәләр. Клуб районда үткәрелгән бәйрәмнәрдә күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештыра, Спас ярминкәсенә дә, төрле осталар күргәзмәләренә дә чыгалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев