Рухи кыйммәтләрне яшьтән үк тәрбияләргә кирәк
Аксубайда Чистай Епархиесенә кергән районнардагы яшьләр бүлекләренең хисап конференциясе булып үтте. Бүгенге көндә яшьләрнең дини хезмәте чиркәүдә мөһим билгеләнешкә ия. Билгеле булганча, Патриарх Кирилл да моңа аерым игътибар бирә. Районда үткән очрашу Епархиенең яшьләр бүлекләре эшләрен координацияләүгә багышланды. Дин әһелләреннән торган делегацияне нигездә яшьләр бүлекләре җитәкчеләре тәшкил итте. Безнең районга...
Аксубайда Чистай Епархиесенә кергән районнардагы яшьләр бүлекләренең хисап конференциясе булып үтте.
Бүгенге көндә яшьләрнең дини хезмәте чиркәүдә мөһим билгеләнешкә ия. Билгеле булганча, Патриарх Кирилл да моңа аерым игътибар бирә.
Районда үткән очрашу Епархиенең яшьләр бүлекләре эшләрен координацияләүгә багышланды. Дин әһелләреннән торган делегацияне нигездә яшьләр бүлекләре җитәкчеләре тәшкил итте. Безнең районга килү программасы Аксубай православие чиркәвенең Якшәмбе мәктәбендә оештырылган күргәзмәдән башланды. Кунаклар районның православие яшьләре тормышы турындагы материаллар белән таныштылар. Бүгенге көндә Анастасия Чернышева җитәкләгән Сергей Яковлев исемендәге "Ориент" эзләнү клубы эшчәнлеге турында аерым экспозиция сөйләде. Эзләнү десантының Новгород өлкәсендәге Бөек Ватан сугышы булган урыннарга кагылышлы материаллары кунакларда зур кызыксыну уятты. Казу эшләре вакытында табылган экспонатлар кешелек тормышы кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә.
Кунаклар шулай ук рәссам-оста Андрей Бикмуллинның агачтан ясалган сәнгать эшләре белән кызыксынып таныштылар. Төрле төстәге буяулар белән түгел, ә табигать биргән чималдан - агачтан, аерым техника белән ясалган композицияләргә һәм образларга сокланып карадылар. Сәнгать - соклану, иҗатка илһам уята. Таланты булган һәр кеше төрле матурлыклар тудыра ала.
Безнең делегация форумда иң зурысы иде. Очрашуның рәсми өлеше үзенчәлекле мохиттә үтте. Аны шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсендәге изге Алексий чиркәве башлыгы Протоиерей Павел Чурашов алып барды.
Чиркәү каршындагы яшьләр бүлекләре вәкилләре төрле чаралардан фотографияләрне экранда яктыртып, башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Яшьләр бүлекләрен үстерүдә һәркайсының үз юнәлеше. Болгарда тарихи мирасыбызны үзгәртеп кору белән уңышлы шөгыльләнәләр. Бу очрашуда ачык тәкъдим ителде. Алексеевскта православие мотоциклчылары - мототуганлык актив эшли.
Аксубай православие чиркәве каршындагы яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Анастасия Чернышева эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Алар башкарган хезмәт игътибарга лаек. Агымдагы ел программасы кызыклы һәм эчтәлекле булды.
Очрашуга килүчеләр проблемаларны күтәрделәр, яшьләр белән эшләүдә нәрсәнең уңай баруына, кайсын кире карарга кирәклегенә анализ ясадылар. Протоиерей Павел Чурашов ассызыклаганча, беренчел бурыч - карашлары, кызыксынулары, мөмкинлекләре төрле булган яшьләрне берләштерү һәм аларны үстерүгә этәргеч бирү. Үсеп килүче буында рухи һәм тормыш позицияләре кыйммәтләрен формалаштыру үтә дә мөһим.
Әгәр кеше кече яшьтән үк чиркәүгә йөри, рухи кыйммәтләрне аңлый башлый икән, ул гомере буена әлеге юлдан атлаячак. Дин кешегә су кебек кирәк, аеруча да яшьләргә.
Дин әһелләренең аралашуы җанлы мохиттә үтте. Музыкаль композицияләр яңгырады, тәкъдим ителгән театраль тамаша очрашу кунакларында зур кызыксыну уятты.
Кунаклар безнең районнан яңа уй-хыяллар белән киттеләр. Мавыктыргыч эшләр алда әле, ә аларның нигезендә яшьләрдә рухи кыйммәтләр тәрбияләү ята.
Тиздән рухи мәдәнияткә бай кала - Йошкар-Олага сәяхәт һәм андагы яшьләр белән аралашу аксубайлылар өчен үсеш темасының дәвамы булачак.
- Элек оныкларны, дин-догага өйрәтеп, әби-бабайлар тәрбияләгән, - дип сөйли Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев. - Хәзер исә әби-бабайлы йортлар бик сирәк, менә шуның өчен дә төп чынбарлыкны балалар һәм яшьләр гыйбадәтханәдә дин әһелләреннән ишетеп беләләр. Бүген без яшьләр юнәлешендә беренче адымнарны гына ясыйбыз әле. Яшьләр бүлеге җитәкчесе Анастасия Чернышева аның асылларын эзләүче һәм табучы бик тырыш кеше. Яшьләр аңа тартылалар. Алда бергәләп эшлисе игелекле эшләр күп әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев