Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

РИТЭКтан яңа ел могҗизасы

"РИТЭК" нефтьчеләр компаниясенең иҗат төркеме балаларга искиткеч әкият тәкъдим итте.

Мөмкинлеге чикле, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, тәрбиягә һәм опекунга алынган 300гә якын сабый хәйрия чыршысына җыелды. Аларны район башлыгы Камил Гилманов һәм "РИТЭК" ААҖ вәкиле бәйрәм белән котладылар. - Безнең райондагы үзенчәлекле балалар өчен Яңа ел тамашасы оештыру күркәм йолага әйләнде, - диде җыелучыларны тәбрикләп, Камил Гилманов. - Нәниләр яңа ел могҗизасын түземсезлек белән көттеләр. Һәм нефть компаниясе булышлыгы белән аларның хыяллары чынга аша. Ул һәр елны тылсымлы тамаша бүләк иткән ритэклыларга балалар, ата-аналар һәм район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт әйтте. Быел программа тагын да кызыклырак, эчтәлеклерәк иде. Әкият тамашасында балалар рәхәтләнеп катнаштылар. Ә чара соңында Кыш бабай, Кар кызы һәм барлык геройлар белән бергә әйлән-бәйләнгә бастылар. Сабыйларнң бөтенесе дә "РИТЭК" ААҖдән пакетлар алдылар. Аз керемле гаиләләрдән булган балаларга эшмәкәр Минзакир Зәйдуллин татлы күчтәнәчләр салынган пакетлар өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев