Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Районның төп чыршысында

Аксубай районының сәләтле йөз укучысы район башлыгы Чыршысында булдылар.

Алар укуда иң алдынгылар, мәктәпнең җәмәгать тормышында иң актив катнашучылар, олимпиадалар һәм бәйгеләр җиңүчеләре. Районның Мәдәният йорты иҗат коллективы балалар өчен "Яңа ел патшалыгында, мандарин дәүләтендә" дип аталган Яңа ел тамашасы әзерләгән.

- Бүген Аксубай районы яшьләрен тәкъдим иткән иң-иңнәр өчен матур бәйрәм, - дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов. - Сез укуда, спортта, мәдәнияттә уңышларга ирештегез. Бу казанышлар өчен сезгә рәхмәт. Без дә үз чиратыбызда көчебездән килгәнне эшләргә тырышабыз. Спорт объектлары һәм балалар мәйданчыклары саны арта бара. Киләчәккә планнар да зур. Сезне бу могҗизалы бәйрәм белән котлыйм! Сезгә яңа җиңүләр һәм иҗади уңышлар телим.

- Барлык бәйрәмнәр арасыннан Яңа ел - балаларның иң яратканы, ә Яңа ел чаралары арасыннан район башлыгы Чыршысы - анда катнашучылар өчен зур билгеләнешкә ия һәм иң истә калганы, - диде үз чыгышында мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - Ә Чыршы бәйрәмендә катнашу өчен иң яхшы белемнәрне күрсәтергә кирәк. Сезгә киләчәктә дә белемнәрегезнең артуын, исәнлек һәм бәхет телим.

Аннан соң сәхнәдә матур театральләштерелгән тамаша башланды. "Фантазия" ансамбленең хореографик чыгышы программаны тагын да бизәде. Тамаша балаларга бик ошады: алар сәхнәгә чыккан әкият геройларын шатлыклы авазлар белән каршы алдылар, алар белән бергә җырладылар, биеделәр, Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләрен сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Һәр бала яңа ел бүләге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев