Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе хорда җырладылар

Аксубай муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының чыгышы "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам!" җирлекара эстафета кысаларында барган иҗат хисабына нокта куйды. Концерт тулы аншлаг белән үтте - муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең (алар белән бергә алар канаты астындагы ведомстволар да чыгыш ясадылар) иҗатын тамаша кылыр өчен концерт башланганчыга кадәр...

Аксубай муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының чыгышы "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам!" җирлекара эстафета кысаларында барган иҗат хисабына нокта куйды.

Концерт тулы аншлаг белән үтте - муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең (алар белән бергә алар канаты астындагы ведомстволар да чыгыш ясадылар) иҗатын тамаша кылыр өчен концерт башланганчыга кадәр өч сәгать алдан урыннарны алып бетерделәр. Һәм юкка булмады. Ә бит бу концерт кына түгел, ә кече ватаныңны ярату хисләрен белдерү, үзләренең гомерләрен Аксубай районын чәчәк аттыруга багышлаган элеккеге җитәкче-ветераннарга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү дә. Алар мөхтәрәм кунаклар буларак, алгы рәтләрдән урын алдылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, алар хөрмәтенә җырлар яңгырады, бию композицияләре күрсәтелде, йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләр укылды.

Алып баручылар - финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова, административ комиссия секретаре Алексей Тимирясов, Росреестр бүлеге җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова концерт программасын онытылмаслык иттеләр. Алар конферансье ролендә, һәр образны артистларча тамашачыга җиткереп, концерт номерлары арасындагы бушлыкны туган телләрендә яңгыраган шигырьләр белән тулыландырып, халык күңеленә үтеп керә белделәр.

Концертта катнашучыларның чыгышы бер үк вакытта шаян да, мәгънәле дә иде. Районның беренче җитәкчеләре, аларның урынбасарлары җитди эш костюмнарын милли киемнәргә алмаштырып, шаярттылар, "эш урынындагы хәлләрне" сәхнәләштереп күрсәттеләр, ГТО нормаларын "тапшырдылар", сөткә "бәя" куйдылар, "яшь парларны" теркәделәр, "хатынның әнисенә кунакка китү" сценкасын уйнадылар.

Тамашачылар хан-солтанның хатын сайлавын (башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин башкаруында), Платон Сергеевич (район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова) белән Зинаида (башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов) "туен" һәм аларны "теркәүче" ЗАГС бүлеге белгече Светлана Крайнованы, инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илсур Хәмидуллин һәм икътисад бүлеге белгече Ләйлә Шәйхетдинованың җыр башкаруын озак вакытка исләреннән чыгармаслар. Милли киемнәрдә заманча һәм халык биюләрен башкарган совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләре чыгышын тамашачылар сокланып карадылар. Моны жюри әгъзалары да билгеләп үтте. Гала-концертка номерларны сайлап алу җиңел булмаячагын билгеләп үттеләр алар.

Ә концерт программасы соңында хор белән яңгыраган "Туган төбәк җыры"на район башлыгы Камил Гилманов та, башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов та кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев