Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Пост ризыклары: тәмле дә, файдалы да

Районның дин тотучылары өчен пост ризыкларыннан авыз итү күргәзмәсе иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булды. Өстәлләр төрле ризыклардан сыгылып торды. Чиркәүдә якшәмбе гыйбадәте тәмамланганнан соң, килүчеләргә ризыклардан авыз итәргә рөхсәт бирелде. Килүчеләрнең игътибарын гадәти көннәрдә ит һәм йомырка кулланып пешерелә торган ризыклар җәлеп итте. Һәм, әлбәттә инде, ризыклар телне йотарлык иде....

Районның дин тотучылары өчен пост ризыкларыннан авыз итү күргәзмәсе иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булды.

Өстәлләр төрле ризыклардан сыгылып торды. Чиркәүдә якшәмбе гыйбадәте тәмамланганнан соң, килүчеләргә ризыклардан авыз итәргә рөхсәт бирелде. Килүчеләрнең игътибарын гадәти көннәрдә ит һәм йомырка кулланып пешерелә торган ризыклар җәлеп итте. Һәм, әлбәттә инде, ризыклар телне йотарлык иде. Кунаклар чиркәүгә йөрүчеләр әзерләгән ризыкларга һәм эчемлекләргә югары бәя бирделәр. Күбесе рецептларын да язып алдылар хәтта. Чөнки бәйрәмнең төп максаты да шунда: пост ризыклары турында күбрәк белеп, аларны пешерергә өйрәнү.

- Христианнар беренче чиратта җан, аның чисталыгы турында кайгыртырга тиеш, - дип сөйли Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев. - Моның өчен пост тоту мөһим.

Авыз итү күргәзмәсе тәмамланганнан соң, ул ризыкларны әзерләүдә катнашкан кешеләрнең барысына да рәхмәтен белдерде.

Бәйрәмне Наилә Крайнова җитәкчелегендәге яшь музыкантлар дәвам итте. Аннан соң Мәдәният йортының театр студиясе бәйрәм катнашучыларына яңа спектакль премьерасын тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев