Полина Мулеева – "Назлы хатын-кыз"
"Нечкәбил" республика бәйге-фестивалендә катнашкан Аксубай гүзәле Полина Мулеева менә шундый титулны яулады.
- "Нечкәбил" - ул хатын-кыз-аналарны хөрмәтләгән бәйрәм, - дип бүлеште Полина Анатольевна. - Әзерлек чараларына барып йөрү генә бераз кыенлыклар тудырды. Безне ирләребез белән танго, вальс биергә өйрәттеләр. Һәр катнашучы өчен Казанда ике төрле кием тегелде. Образлар өстендә стилистлар эшләде. Әниләр көне алдыннан һәр катнашучы үзен патшабикә кебек хис итте, бу икеләтә күңелле булды.
Мулеевлар гаиләсе авылның ничек барлыкка килүен сәхнәләштереп күрсәтте. Әлеге номерда утыз кеше катнашты. Анна һәм Ксения Туйкиннарның бию күренеше номерны тагын да бизәде.
Полина "Ягымлы, назлы Нечкәбил" номинациясендә җиңү яулап, "Wday" журналыннан беренче дәрәҗә дипломга ия булды.
- Ирем тарафыннан зур ярдәм тойдым, - ди финал җиңүчесе. - Ул һәр әзерлек этабында түземлелек күрсәтеп ярдәм итәргә тырышты. Бәйгегә барлык гаилә, туганнар, хезмәттәшләр, җитәкчелек тартылды. Аларга рәхмәтем чиксез.
- Кайсы мизгел аерым истә калды? - дигән сорауны бирдек без аңа.
- Иң күңеллесе - ирләребез белән вальс әйләнү, чөнки бөтенесе дә артта калды, берни турында да борчыласы юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев