Онытылмаслык балачак бәйрәме
Сәнгать паркы җәйнең беренче көнендә шау-шу, балаларның шатлыклы авазлары, җыр һәм музыка белән тулды. Сәбәбе дә бар - Балаларны яклау көне. Үзәк балалар һәм балалар сәнгать мәктәбе паркларына сабыйлар, коляскалар белән әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар ашыкты. Әлбәттә инде, балаларны бәйрәм белән җитәкчеләр дә котлады. - Җәй башлану - иң матур...
Сәнгать паркы җәйнең беренче көнендә шау-шу, балаларның шатлыклы авазлары, җыр һәм музыка белән тулды.
Сәбәбе дә бар - Балаларны яклау көне. Үзәк балалар һәм балалар сәнгать мәктәбе паркларына сабыйлар, коляскалар белән әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар ашыкты. Әлбәттә инде, балаларны бәйрәм белән җитәкчеләр дә котлады.
- Җәй башлану - иң матур чор, - дип сәламләде район башлыгы Камил Гилманов. - Балаларның җәйге ял вакыты башлана, мәктәп яны лагерьләре эшли башлый. Бүген яшенле яңгыр ява, дип фаразласалар да, яңгыр әллә ни зыянлы булмады, бәйрәм башланганчы кояш чыкты. Сезнең тормышыгызда да начар фаразлар булмасын, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Бәхетле балачак телим!
Бәйрәм гаеплеләрен Аксубай чиркәве башлыгы Александр Качаев һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина да котладылар.
Район мәдәният йорты алып баручылары тамашачыларның күңелләрен ачтылар. Балалар сәнгать мәктәбе искиткеч концерт программасы әзерләгән. Мәктәптән тыш эшләр үзәге балалар белән кызыклы уеннар үткәрде. Бер бала да бәйрәмнән бүләксез китмәде.
Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда "Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм" дип исемләнгән Балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы балаларның эшләреннән торган күргәзмә урын алды. Ул җәй азагына кадәр эшләячәк.
"Шәфкатьлелек" үзәге белгечләре, Аксубай яшь гвардиячеләре һәм волонтерлар паркта "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" акциясен үткәрделәр. Алар тематик буклетлар таратып, сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында сөйләделәр.
Бәйрәмнән соң опека һәм попечительлек бүлеге, "Шәфкатьлелек" үзәгенең гаиләләргә ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр өләшергә киттеләр. Бүләкләрне Минзакир Зәйдуллин тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев