Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Очрашу Кашаповка багышланды

Үзәк китапханәдә шагыйрь һәм прозаик Газиз Кашаповка багышланган иҗади бәйге үтте. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатина әдәби сәгатьне ачып, күренекле якташыбызның тормышы һәм иҗаты турындагы китап-мәгълүмати күргәзмәгә күзәтү ясады. "Театраль минут" та зур кызыксыну белән үтте: Рүзилә Абдушева һәм Фәнис Низамов (Яңа Думадан) Газиз Кашаповның "Гомернең утлы өлеше" әсәреннән...

Үзәк китапханәдә шагыйрь һәм прозаик Газиз Кашаповка багышланган иҗади бәйге үтте.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатина әдәби сәгатьне ачып, күренекле якташыбызның тормышы һәм иҗаты турындагы китап-мәгълүмати күргәзмәгә күзәтү ясады.
"Театраль минут" та зур кызыксыну белән үтте: Рүзилә Абдушева һәм Фәнис Низамов (Яңа Думадан) Газиз Кашаповның "Гомернең утлы өлеше" әсәреннән бер өзекне сәхнәләштерделәр.
Кашаповның тормышы һәм иҗатына багышланган презентацияләр бәйгесендә Илсаф Мәхмүтов һәм Энҗе Абдушева призерлар булдылар. Шигырь укучылар бәйгесе дә күңелләрне дулкынландырды. Мәртәбәле жюри кабул иткән карар буенча Дилә Шәрәфетдинова, Әдилә Газизова, Язилә Хәйруллина, Резидә Гелметдинова, Айсылу Мәхмүтова, Гөлфинә Ситдыйкова, Әдилә Ханова, Гөлүсә Хөсәенова, Эльвира Хәйруллина иң сәнгатьле шигырь укучылар итеп танылдылар.
Әсәрләр буенча "Татарстан җирен күрәм менә" рәсемнәр бәйгесенә дә йомгак ясалды. Жюри Николай Колотилин, Диана Лимонова, Фирдәүс Гыйльфановаларның эшләрен иң яхшысы дип тапты. Яңа Үзи авыл китапханәсе китапханәчесе Рифә Идиятуллина Газиз Кашапов турындагы истәлекләр белән уртаклашты. Ул якташының шәхси китапханәсендә булган китапларның шактый өлешен авыл китапханәсенә бүләк итүе хакында сөйләде. Тематик кичә татар моңнары белән тәмамланды - китапханәләр системасы ветераны Мәүлидә Сафиуллина якташ шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырны башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев